САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Азалак мәктәбендә Билгесез солдатка хат яздылар

Бөек Ватан сугышы вакытында солдатлар стандарт формадагы өчпочмаклы хатлар язганнар . Хатлар ярдәмендә, фронтта сугышкан солдатлар һәм аларның туганнары арасында элемтә булган. Өчпочмаклы хатлар солдатларның исән-сау булуын яки яу кырында ятып калуы турында хәбәр иткән.

Хәзерге буын өчпочмаклы хатларны күргәндә, еш кына аларның гадәти булмаган формасына гаҗәпләнә. Тик 75 ел элек хатның мондый формасы беркемне дә гаҗәпләндермәгән — нәкъ менә алар һәр йортта көтеп алынган иң кыйммәтле әйбер булган.

12 нче март көнне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Солдатка хат яз» акциясе үткәрелде. Укучыларыбыз Билгесез солдатка хат яздылар. Алар сугышның җимергеч көч булуын аңладылар, бар дөньяда тынычлык булсын дигән теләктә калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев