САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азалак авылында яшәүче Кадрия һәм Альберт Никоноровлар Казанда тантанада булып кайттылар

.

Республика көне уңаеннан, Казан Кремлендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән Татарстанның иң яхшы гаиләләре өчен тантаналы кабул итү үткәрелде. Әлеге тантанада райондашларыбыз Кадрия һәм Альберт Никоноровлар да катнаштылар.
Тырыш, фидакарь хезмәтләре белән дан казанган Никоноровлар мондый хөрмәткә, чыннан да, лаеклылар. Алар икесе дә “Нөркәй” агрофирмасының сөтчелек-товарлык комплексында эшлиләр. 34 ел бергә тату гомер кичереп, буыннан-буынга күчеп килүче хезмәткә караш, туган җиргә мәхәббәт, гаилә традицияләренә тугрылык кебек сыйфатларны балаларында да тәрбиялиләр. Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган династиянең 117 еллык хезмәт стажы бар.
- Гаилә – үзе бер кечкенә дәүләт. Тормыш иткәндә, сабырлык кирәк. Шатлык-сөенечләрне уртаклашып, һәр нәрсәдә матурлык күреп яшәргә тырышабыз. Без бергә көчле, без бергә булганда, булдырабыз, - ди Кадрия Делүс кызы.
Гаиләгә күрсәтелгән хөрмәт, игътибар, тантанага бару мөмкинлеге биргән өчен, Никоноровлар район башлыгы Фәрит Хөснуллинга, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәриповка, Казанга озата барган ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишинага, гомумән, район, республика җитәкчелегенә зур рәхмәтле.
Тулырак газетабызның 28 август санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев