САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Айзат – “Сәләт-Олимп” җиңүчесе

Олимпиадаларга һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү мәктәбе булган “Сәләт-Олимп” Татарстан Республикасының “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан республиканың Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары белән берлектә үткәрелә. Быелгы уку елында аның тарафыннан математика фәненнән уздырылган “Сәләт-Олимп” IV ачык республика олимпиадасында Сарман гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Айзат Кашапов та (укытучысы – Айсылу Шәрипова) катнашты һәм дәрәҗәле “Җиңүче” исеменә лаек булды.

Узган шимбәдә “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фондында уздырылган бүләкләү тантанасында аңа оештыручыларның Почет грамотасы тапшырылды.
Айзат математика белән кечкенә сыйныфлардан ук кызыксына. Узган уку елында ул математикадан фән олимпиадасының муниципаль турында шулай ук җиңүче булган һәм республика турында уңышлы чыгыш ясаган иде. Математикадан кала, Айзат физика, химия фәннәрен дә яратып үзләштерә. Без аны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Зөлфия Шәрипова язмасы, фото – Айзат Кашапов архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев