САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылларда әле дә янгынга каршы кораллар сакланган

.

Элекке елларда авылларда һәр хуҗалыкның капка турына янгынга каршы кораллар куюны таләп иткәннәр. Хәтердә: аны авыл Советы әһелләре тикшереп, булмаса, кисәтү ясап йөриләр иде. Һәр хуҗалыкны чиратлап авыл буенча дежурга да куйган заманнар булды. 
Тимердән ясалган ыргак, юкә пумала койма башыннан күренсә, ишегалды ягында янгынга каршы щит ясалган. Анда комлы чиләк, лом, көрәк, балта беркетелгән. Янәшәсенә кимендә 200 литрлы су сыярлык мичкә куелган. Ул һәрвакыт тулы торырга тиеш. Анысын да тикшерәләр. 
Азалакка Сәкинә апаны 100 яше белән тәбрикләргә баргач, күз ул яшәгән йорт ишегалдындагы янгынга каршы коралларга төште. Өлкәннәр традицияләрне саклап яшәргә күнеккән. Дөрес тә, чөнки бүгенге көннәрдә дә бу бик актуаль. Сакланганны саклармын, дигән Аллаһы Тәгалә. Сак булыйк, имин яшик, хөрмәтле дуслар. 
Ә сез хәтерлисезме бу коралларны? Сездә дә сакланып калганнары юкмы? Янгынга каршы чаралар күрү зыян итмәс.

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев