САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылда хәл итмәслек мәсьәлә юк

Яңа Имән авыл җирлегендә узган җыенда да ел дәвамында башкарылган эшләр хакында сөйләштеләр, булган проблемаларны бергәләп, бердәм булып хәл итәргә кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр.

Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев хисап тотканнан соң “Җәлил” агрофирмасы директоры урынбасары Илшат Вәлиев, полициянең участок инспекторы Рөстәм Сәлимгәрәев, янгын күзәтчелеге инспекторы Рөстәм Гарипов чыгышлары тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев үз чыгышында районда 2018 елда социаль һәм икътисади өлкәдә ирешелгәннәр, алда торган бурычларны хәл итү юлларына тукталды. Күпьеллык тырыш хезмәтләре һәм авыл җирлеге тормышында актив катнашканнары өчен, мәдәният йорты хезмәткәре Фирая Гайнемөхәммәтовага – район Советының Почет грамотасын, ветеран-укытучы Раян Әхмәтбаевка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

 

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев