САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыл җирлекләрендә үзара тикшерүләр бара

Агымдагы елның 23 мартыннан районның авыл җирлекләрендә үзара тикшерүләр башланды. Район җитәкчелеге катнашындагы төркемнәр, икегә бүленеп, авыл җирлекләренә чыгалар.

  • Мондый тикшерүләр 28 мартта – Азалак, Саклаубаш, Карашай Саклау, Шәрләрәмә җирлекләрендә, 5 апрельдә Зур Нөркәй, Югары Чыршылы, Чукмарлы, Илексаз авыл җирлекләрендә үтте. Бүген, 12 апрельдә, җирлекләр башлыклары район башлыгы урынбасары  Гүзәл Гәрәева җитәкчелегендә - Иске Кәшер белән Яңа Имән җирлегендә, район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев белән Янурыс һәм Әлмәт авыл җирлекләрендә очраштылар. Икенче төркем юнәлешендә без дә катнаштык. Тикшерүдә катнашучылар җирлекләрнең социаль объектларында – балалар бакчасында, мәктәптә, ФАПта, китапханәдә, мәдәният йортында булдылар, җирлек башкарма комитеты бинасын карадылар. Эш барышында тәҗрибә уртаклашу, документ эшләре белән танышу, җирлекләрдә тормышка ашырылучы программалар турында сүз барды. 
    - Мондый очрашулар, үзара тикшерүләр бик файдалы. Җирлекләрдә булып, без бер-беребезгә киңәшләр бирәбез, матур башлангычлар күрәбез. Үзебезнең җирлеккә яңалык кертү, фикерләр туплау, яңа идеяләр булдыру өчен дә, мәгълүмат туплыйбыз, - диләр бертавыштан җирлек башлыклары.

  • Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев