САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Авыл җирлекләре чаңгычылары ярыштылар

.

Бүген авыл җирлекләре спартакиадасы кысаларында Сарманның "Старт" чаңгы үзәге базасында чаңгы буенча ярышлар узды. Аларда икешәр хатын-кыз һәм ир-аттан торган 14 команда катнашты. Нәтиҗәдә 173 очко белән Әлмәт авыл җирлеге чаңгычылары җиңү яуладылар. Икенче урынга 169 очко җыйган Рангазар авыл җирлеге җыелма командасы чыкты. 153 очко белән Мортыштамак спортчылары өченче булдылар. Район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин һәм баш судья - чаңгы үзәге директоры Шамил Хафизов җиңүче командаларга - кубок һәм шәхси беренчелек җиңүчеләренә медаль, Почет грамоталары тапшырдылар.

Илгизәр Гаделшин һәм Эльвира Андрианова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев