САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Авыл бәйрәме”ндә керәшеннәр җыру әйтте

.

28 август көнне Нарат-Асты авылында “Авыл бәйрәме” уздырылды. Ул район ветераннар Советының Рәсәй Президенты Указы нигезендә оештырылган конкурсында җиңгән “Керәшеннәр җыру әйтә” проектына нигезләнде. Бәйрәмгә “Бәрмәнчек” Дәүләт керәшен фольклор һәм Ләке авыл жирлегенең “Игәнә” керәшен халык фольклор ансамбльләре чакырулы иде. Алар үзләренең сәнгать осталыкларын халыкка бүләк иттеләр. Бәйрәм уеннар белән үрелеп барды. Авыл халкын бәйрәм белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район ветераннар Советы рәисе Нәҗип Миңнеголов тәбрикләделәр. Районда керәшен татарларының милли-мәдәни эшчәнлеген оештыруга лаеклы өлеш керткәннәр, керәшен татарларының милли иҗатын барлауда, халыкка җиткерүдә тырыш хезмәтләре булганнар район башлыгының Рәхмәт хатына һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев