САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Авылымның гүзәл почмагы". Мостафин авылы табигате күренешләре

Мин 20 елдан артык чит илдә - Төркиядә яшим. Ел саен җәй көне авылыма кайтып, туган ягымның гүзәл табигатенә сокланып йөрим. Аларны фотосурәткә төшереп, яшәгән илдәге танышларыма да күрсәтәм. Ошый, бик ошый аларга безнең татар авылларының матурлыгы, пөхтәлеге. Бу исә минем өчен горурлык чыганагы. Сарман ягы - кыр ягы, диләр....

Мин 20 елдан артык чит илдә - Төркиядә яшим. Ел саен җәй көне авылыма кайтып, туган ягымның гүзәл табигатенә сокланып йөрим. Аларны фотосурәткә төшереп, яшәгән илдәге танышларыма да күрсәтәм. Ошый, бик ошый аларга безнең татар авылларының матурлыгы, пөхтәлеге. Бу исә минем өчен горурлык чыганагы. Сарман ягы - кыр ягы, диләр. Ә менә Мостафин - Сарман төбәгенең урман куенына сыенып урнашкан санаулы авылларының берсе. Аның җәйге табигате дә, кышкы манзарасы да аеруча гүзәл. Быел Мостафин авылына нигез салынуга 20 ел. Шул уңайдан авылымның кайбер күренешләрен бәйгегезгә тәкъдим итәм.

Мостафин авылына нигез 1914 елда салына. Ул элек-электән Югары Әхмәт авылы кешеләренең җире була. Анда алар иген игәләр. Авылга нигезне беренче булып хаҗи Хәйрулла (әтиемнең бабасы) сала. Ул бер урында чишмә казып чыгара. Янында шалаш корып, җәй көннәрен шунда уздыра. Җир асты суының бик якын икәнен белеп, кое казый. Һәм бу урында авыл салырга кирәклеген белдерә. Беренче булып йорт та салып куя. Аның фикерен башкалар да куәтләп ала. Урман арасы булуы, инеш агуы һәм кое суына тиенү Югары Әхмәттән күченеп утыруга сәбәп була. Авыл оешкач, аны рәсми органнарга теркәтү эше буенча Әюп Мостафин йөри. Элек бу урында урман янгыны чыккан була. Шуңа күрә халык телендә бу җирләр башта "Көек урман" дип атала, соңрак әйтелеше үзгәреп, "Кыек урман"га әйләнә. Авыл халкы авыл исеменә игътибар бирмәгән булса кирәк, ул документларга Әюп бабайның фамилиясе белән "Мостафин" булып теркәлеп калган.

Авыл беренче елларда Уфа губернасының Минзәлә өязе Язикәү волостенә караган. 1920 елда - Минзәлә, 1922 елда Чаллы контонына теркәлгән. 1930 елның 10 августында исә яңа төзелгән Сарман районы хакимияте карамагына кертелгән.

Авыл яныннан "Дружба" нефтьүткәргече уза. Соңгы елларда авылдан ике генә километр читтә "кара алтын" суырта башладылар.

Мостафин ягына халык җәен җиләк, гөмбә, чикләвек җыярга килә. Аның саф һавасын сулап, тәмле кое суын эчеп, зөбәрҗәт яшеллегенә сокланып китәләр.


Сезгә тирән ихтирам белән, "ТАТМЕДИА"ның чит илдәге беренче һәм бердәнбер рәсми теркәлгән халыкара журналисты Рушания Алтай.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев