САРМАН
  • Рус Тат
  • авылым урамында бәйрәм

    Сарманның Мулланур Вахитов (элекке Яңа тормыш) урамында "Урам бәйрәме" булачак икән , дигән сүз кешедән-кешегә күчте. «Элек тә бер булган иде, без ул чакта бәләкәй идек», "Яңгыр явып тора бит әле, көне нинди булыр икән?" дигәнрәк сүзләр дә йөрде. Әбиләр чуагына ияреп, ул көн килеп тә җитте. Талгын гына көй...

    Сарманның Мулланур Вахитов (элекке Яңа тормыш) урамында "Урам бәйрәме" булачак икән , дигән сүз кешедән-кешегә күчте. «Элек тә бер булган иде, без ул чакта бәләкәй идек», "Яңгыр явып тора бит әле, көне нинди булыр икән?" дигәнрәк сүзләр дә йөрде. Әбиләр чуагына ияреп, ул көн килеп тә җитте.
    Талгын гына көй агыла. Урамның нәкъ уртасына - Роза апа белән Гамир абыйлар турына кешеләр җыела башлады. Зәкия апалар турынарак өстәлләр, эскәмияләр тезелде, кемдер үз урындыгы белән чыкты. Барсы да матур итеп киенгәннәр, күбесенең кулында - пешкән ризыклар, бүләк күтәреп килүчеләре дә бар.
    Бәйрәмне үзәкләштерелгән китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Фәүзия Миннеярова ачып җибәрде. Бәйрәм программасы берничә сәхифәдән тора иде. "Үткәннәрдән башка киләчәк була алмый" дип исемләнгәнендә балалар шигырьләр укыдылар, Фәүзия Мулланур Вахитовның тормыш юлы белән таныштырды.
    Район газетасының 1982нче елның 23нче март санында газета журналисты Р.Мирсәетова болай дип яза: "Борынгы бабаларыбыздан килгән риваятьләргә караганда, биредә Сарман бабай үзе яшәгән. Колхоз төзелгән елларда хезмәттә ирешкән уңышлары өчен Сарман өстеннән самолетта иң элек шушы урам уңганнарын очыртып әйләндергәннәр. Илебезгә кара көчләр килгәч, Сарманнан беренчеләрдән булып шушы урам ирләре яуга чыгып киткән. Алар сугыштан соңгы елларда да, бүгенге көннәрдә дә сынатмыйлар. Язучы Д.Гарифуллин да: "Вахитов урамында яшәүчеләрнең нәселе, чыгышы Бикчура ханнан икәнлеге галимнәр тарафыннан расланган", - ди. Командировкада булу сәбәпле, Дамир абый бәйрәмгә килә алмаса да, аның шигырьләре күп яңгырады. Бүләккә китаплар да калдырган иде. Урам бәйрәменә килгән Татарстанның атказанган хезмәткәре Равил абый Гыймадиев биредә утыз ел элек булган бәйрәмне дә бүгенгедәй хәтерли. Шул елны чыккан газетаны да ул эзләп табып алып килгән иде. Ул урамда яшәүчеләрне дә яхшы белә. Кыскача гына һәрберсе турында кызыклы мәгълүмат бирде. Аннары сүз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Даимә Вәлиевага бирелде. Ул бик күп истәлекләр белән уртаклашты, урамның абыстае Роза апа Шәймәрдановага чәчәкләр бүләк итте.
    Бу урамда Бикчура хан нәселенең дәвамчылары булып Хәмбәл абый Һадиуллинның хатыны Рәмзия апа яши, балалар шунда җыела. Ә бәйрәмгә Тукай урамында яшәүче Нил абый Һадиуллин килгән иде. Сүзне Мәдинә апа Сафина алды. Ул үзе - Мөслим районының Олы Чакмак авылы кызы. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлап, юллама белән Дими Тарлауга килгән. Рафис абыйга кияүгә чыгып, шушы урамда төпләнгәннәр. Рафис ага гомер буе эчке эшләр бүлегендә эшләгән. Аларның икесенең дә урам турында сөйләр сүзләре күп. Илле ел бергә гомер иткән бу парга багышлап, Риф Вәлиев җыр башкарды.
    Авыр да, кызыклы да тормыш юлы үткән кешеләр күп урамда. 84 яшьлек Даут абый Исмәгыйлев. Ул халык судында да, райкомолда да, мәдәният һәм тәэминат бүлекләрендә дә, саклык банкында да эшли. Рәисә апа белән 55 ел бергә гомер итәләр. Рәисә апа - банкта эшләгән хезмәт ветераны. Мөслиха апаның әтисе унтугызынчы гасыр башында шул нигездә кибет тоткан, анда үзләре пешергән ипи, билле прәннек сатканнар. Шуңа күрә әтисен "Калач Сафа" дип йөрткәннәр. Дөрлеҗинан Галәлиева - дүрт бала анасы, гомере буе колхозда эшләгән, тыл һәм хезмәт ветераны. Әминә Шәкүрова шушы урам башыннан хәзерге йортка Наил абыйга кияүгә чыга. Башта тракторда эшли, соңрак бригадир була. Дүрт бала үстерәләр. Тәзкирә Абдуллина Янурыс авылыннан килен булып төшә. Гомере буе больницада санитарка булып эшли, хәзер онык, оныкчыклар үстерешә. Гөлсинә Хәертдинова район финанс бүлегендә - бухгалтер, редакциядә машинистка булып эшләгән. Ире Мөхәммәт белән өч бала үстергәннәр.
    Бу урамның горурлыгы - җырчы сандугачыбыз Зөһрә Шәрифуллина - Татарстанның атказанган һәм халык артисты. Ире Азат Хәлимов белән ике ул үстерәләр. Аның турында һәм атказанган исеме алган башка кешеләр турында сәгатьләп түгел, көннәр буе сөйләргә мөмкин. Урамда андыйлар - иллеләп кеше. Ленин урамыннан кунакка килгән Лена Зарипова алар хөрмәтенә җыр башкарды. Икешәр атказанган кеше булган гаиләләр дә бар икән. Татарстанның атказанган механизаторы, ВДНХның көмеш медале иясе Хафизов Вагыйзь абый һәм атказанган терлекче Гөлүсә апа - шундыйлардан. Ике кыз, бер ул үстергәннәр. Раушан әтисе эшен дәвам итә. Кунакка кайткан Зәмзәмия Сафиуллина аларга, баянда уйнап, җыр багышлады. Юбилейларын, бу айда туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бүләкләр армиядәге улын көтүче Исхакова Фәридәгә, Әфганстанда хезмәт иткән Юнысов Фәриткә дә бар иде...
    Диндә шундый бер риваять бар. Аллаһы Тәгалә бер усал, начар ниятле кавемне юкка чыгарырга теләгән. Шул чакта әлеге кавемнең балалары коръән укып җибәргән. Шуннан Аллаһы Тәгалә әйткән: "Юк, боларны юкка чыгарырга ярамый, бу әле өметсез кавем түгел. Аның сабыйлары коръән укый". Бүген дә азан, тәкъбир әйтүче, җомга, тәравих намазларына йөрүче, коръән укучы 10-12 яшьлек балаларыбыз бар. Димәк, киләчәгебез ышанычлы. Ураза тотучы, Хаҗга баручылар Аллаһы ярдәме белән изге ниятләрен тормышка ашыралар. Бу урамнан да Роза Харис кызы һәм Мәсхүдә Ширияздан кызы Хаҗга барып кайтканнар.
    "Без әнкәйнең биш шатлыгы идек..." Халык алдына "Ана даны" медале ияләре чакырылды. Гөлсинә Солтанова, Рәхилә Йосыпова, Сәвия Фәретдиновага бүләкләр тапшырылды, Ханнанова Фәнүсәнең оныгы Алсу Заһидуллина алар хөрмәтенә җыр башкарды.
    Балалы өй - иң матур өй, бишек җыры - иң матур җыр. Уртага бу урамда быел туган Зарипов Тимерхан, Шәймәрданов Рамазан, Хәбибуллина Алиянең әти-әниләре чакырылды. Аларга, шулай ук быел беренче сыйныфка укырга кергән сигез балага бүләкләр тапшырылды. Бергә 25-55 ел матур гомер иткән парларга да бүләкләр әзерләнгән иде. Р.Вәлиев башкаруындагы җырны да ошаттылар алар.
    Һәрберебезнең өендә озак еллар кадерләп саклана торган истәлекләр бар. Әбиләребез, әниләребезнең күз нурлары күчкән, йөрәк җылылары салынган чигелгән, бәйләнгән әйберләрдән оештырылган күргәзмәдә бик күп иде андый истәлекләр. Иң күп чигешләр алып килгән Гөлүсә апага өстәмә - күршесе Фәһимә Ильясова әзерләгән бүләк тә тапшырылды. Күрше-күләннең тату, ярдәмләшеп яшәве турында бик матур сүзләр әйтелде. Соңыннан бәйрәмне үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән Рамил Солтанов, Рөстәм Нуруллин, Даимә Вәлиева, Айдар Хөснетдиновка һәм үзләреннән өлеш керткән барлык вахитовлыларга, аш-су осталарына, җырчы-биючеләргә, бәйрәмне оештыру һәм алып баруда күп көч куйган китапханә кызлары һәм музыкаль бизәлешен тәэмин иткән мәдәният йорты егетләренә рәхмәтләр әйтелде. Гел шулай кунакчыл, ачык йөзле, сәламәт булсыннар, тату яшәсеннәр, буыннар чылбыры өзелмәсен, тарих дәвам итсен, дигән теләктә салют урынына конфет чәчелде. Аннары тәмләп чәй эчтеләр.
    Гомер бит ул!
    Аның мизгеле дә
    Тоелмыйча үтә бик сирәк.
    Үткәннәрне кеше
    сагынмаса,
    Үткәннәре аның юк, димәк.
    ...Үткәннәрне бүген искә
    алдык,
    Дуслар белән барлап
    утырдык.
    Безнең үткән -
    Калын китап икән,
    Бик игътибар белән
    укырлык.
    Бәйрәм Кадыйр Сибгатуллинның шушы шигырь юллары белән тәмамланды. Өч сәгатькә сузылган бәйрәм сизелмичә үтте дә китте. Гомернең һәр мизгеле дә сагынып искә алырлык булсын, бу бәйрәм дә анда катнашканнарның күңелендә озак еллар саклансын иде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: