САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Асылъяр кабат сәхнәгә кайта: «Бер-бер артлы туган улым һәм кызымны тәрбияләү мине үзенә суырып алды»

Асылъярның «Яланаяклы кыз» фильмында Дилбәрне уйнавын тамашачы шулкадәр яратты ки, аның катнашындагы «Синең күзләр» фильмын да шатланып каршы алды. Ялгышмадылар. Фәридәне дә ул шәп итеп башкарды. Татарлардан беренче булып «Евровидение» бәйгесенә сукмак салган җырчының бүгенге көннәре ничегрәк үтә икән? Сүзне Асылъярның үзенә бирик. //Идел// Туган урыны: Лаеш районы Столбище авылы....

Асылъярның «Яланаяклы кыз» фильмында Дилбәрне уйнавын тамашачы шулкадәр яратты ки, аның катнашындагы «Синең күзләр» фильмын да шатланып каршы алды. Ялгышмадылар. Фәридәне дә ул шәп итеп башкарды. Татарлардан беренче булып «Евровидение» бәйгесенә сукмак салган җырчының бүгенге көннәре ничегрәк үтә икән? Сүзне Асылъярның үзенә бирик. //Идел//

Туган урыны: Лаеш районы Столбище авылы. Бер яшь тулуга, Имәнкискә авылына күченәләр.

Туган вакыты: 14 июль 1986 ел.

Белеме: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокал бүлеген тәмамлый. Педагогика фәннәре кандидаты.

Җырга фән комачауламый

«Асылъяр кая югалды икән», - дисезме? «Югалдым» дип әйтү дөреслеккә бик үк туры килеп бетми. Җырларым да язылып торды, авторлар белән элемтәдә булдым. «Яшәү яме» дигән яңа альбомымда дистәдән артык җыр тупланды. Аспирантураны тәмамлап, кандидатлык диссертациясен якладым. Бу бик күп вакыт, энергия, хезмәт сорый торган күләмле эш. Милли сәнгать әсәрләре нигезендә яшьләрнең зәвыгын тәрбияләүгә багышланган тема иде. Татар җыр сәнгате, үземнең иҗат аркылы чыктым бу темага. Мөгаллимнәрем тәкъдим иткәч, укырга килдем. Ярты юлда ташлап калдырырга яратмыйм. Минем өчен бик зур мәктәп, белем, тәҗрибә булды бу. Уйланырга, ул уйларны эзлекле рәвештә кәгазъгә төшерергә, эзләнергә, материал тупларга һ.б. кирәк. Фикерләрне дөрес итеп әйтеп бирергә, аудитория каршында чыгыш ясарга, басма өчен материаллар әзерләргә өйрәтте. Башкарып чыктым! Күңелдә канәгатьлек хисе калды.

Бер-бер артлы туган улым һәм кызымны тәрбияләү мине үзенә суырып алды. Баланың анага хакы бар! Ул сабыйларны кемгәдер калдырып чыгып китүне мин кабул итмим. Дөрес, гел тамашачы күз алдында булмасаң, син бераз онытылырга да мөмкинсең. Ләкин әгәр синең иҗатың хак икән, тамашачы күңеленә юл яра алгансың икән - сәхнә сине онытмый. Миңа калса, кеше синнән туеп, «Уф, тагын шушы!» дип радионы сүндереп куйганчы, «Аһ, кайда югалды икән» дип сагынып көтеп алса - күпкә яхшырак. Шуңа күрә әлегә үземне гаиләгә багышлавыма бер дә үкенмим, алар миңа шулкадәр күп энергия бирә, эшләргә соң түгел. Гаиләдә бер генә борчу булса да күңелне тырнап тора. Ә гаиләдә иминлек булса - теләсә нинди эшләр өчен канатлар үсә.

Һәр нәрсәнең үз чиге бар

Күпләр, ни өчен исемең Асылъяр, дип сорый миннән. Әйе, күпләр үз исемен танытырга омтыла. Әмма ул минем өчен саклагыч, сәхнә белән тормыш арасындагы бер чик. Чөнки бу ике төшенчәне бутарга яратмыйм. Тормышымны сәхнәгә чыгармыйм. Социаль челтәрләрдә балаларымның фотоларын күрә алмассыз. Бу - аларның хокукларын яклау да. Үскәч, ни өчен дөньяга минем теге яисә бу фотомны куйдың, дип миңа үпкә дә белдерергә мөмкиннәр ич. Шуңа күрә артык сүздән, каты күздән сакларга тырышам.

Һәр һөнәр иясе, кем генә булмасын, үз эшенең остасы булырга, җиренә җиткерергә тиеш. Әйтик, хирург кешенең гомерен озайту өчен тырышса, төзүче исә төзегән йортлары ишелмәслек, озак еллар хезмәт итәрлек дип эшләргә тиеш. Җырчы да - һөнәр. Безнең эш - җырларыбыз, иҗатыбыз аша әлеге өлкәдә сыйфатлы хезмәт итү. Талантың, хезмәтең белән үзеңне күрсәтергә кирәк, ә балалар аша түгел.

Хәер, шоу-бизнес шартларында болай эшләү кыенрак, билгеле. Искерәк карашлы кеше инде мин, «тусовка»лар яратмыйм. Җырларның да озын, сузыбрак җырлый торган моңлыларын яратам. Яратып, аңлап башкарган җыр гына күңелдән саркып чыга. Кайчакта җыр яздыргач, уйлап та куям, бәлки тормышка җиңелрәк карарга кирәктер? Кем тыңлый инде бу озын җырларны? Ләкин башкача булдыра да алмыйм. «Банкет җырчысы» гына буласы килми. Репертуар да шуңа да бик озак сайланыла. Җыр башта күңелдә, дискта, флешкада йөри. Әйтик, «Үткәннәрне булмый яратып» дигән җыр 2012 елдан бирле минем кулда иде. Яздыруы исә бары 2015 елда гына булды. Өлгерүе җиткәч кенә җыр туа. Һәркайсында кино кебек өч-дүрт минутлык кына язмыш, сюжет күз алдына килә. Әгәр җыр шулай йөрәк аша үтеп тумаса - башкалар күңеленә сукмак сала алмый. Монда остазларымның да роле зур. Иң беренчесе - әнием, аннан ишетеп үскән җырлар һәрчак күңелдә. Университетта җыр дөньясын ачкан остазым Люция Хәсәновага да рәхмәтем чиксез.

Танылу өчен беренчел этапларда конкурсларда катнашу бик мөһим. Үзеңне күрсәтергә, тәҗрибә тупларга кирәк. Үзем, заманында, «Сандугач керде күңелгә», Илһам Шакиров исемендәге Бөтендөнья татар җыры конкурсында катнаштым. Шунда беренче урын яулаганнан соң, юл ачылып киткәндәй булды. Җырлар яздырылды, кинода төштем, зур «сольный» концертлар куелды, «Евровидение» конкурсына татар дөньясында иң беренче булып сукмак салу җаваплылыгы да минем өлешемә туры килде.

Тормышта ялганчыларны, кешене кимсетүчеләрне яратмыйм. Чөнки мин ышанам. Соңрак дөреслекне белгәч, бик авыр була. Төгәл, тырыш кешеләрне хөрмәт итәм. Әйттеңме - эшлә. Эшләмәсәң - әйтмә дә.

Кино - халык өчен булырга тиеш

«Яланаяклы кыз» фильмында җырчы кыз язмышы сурәтләнгәнен белгәч, «Карале, мин туры киләм бит моңа», дип үземне сынап карарга булдым. Тик кастингны узмадым. Моңа әллә ни кайгырмадым да, инде оныткан да идем. Насыйп булган икән, күпмедер вакыттан шылтыратып мине кабаттан чакырып алдылар. Әлеге фильмны халыкның ник шулай яратып кабул итү сәбәбен төгәл беләм. Яратып эшләдек. Көчле команда иде. Һәркем үз урынында, үз эшен җиренә җиткереп башкарды. Уртак эш өчен яндык. Мөгаен, бу рух тамашачы күңеленә дә барып җиткән.

«Синең күзләр» фильмында төшүем дә уйламаганда гына килеп чыкты. Декабрьның беренче числоларында гына Нурания Җамали сценарийны юллагач, төне буе укыдым. Икенче көн иртән шылтыратам: «Булмый, Нурания апа, тексты да күләмле, образны ачып бетерә алырмынмы икән?». Ләкин Нурания апа җиңде, бик аз вакыттан мин яңа героиня хис-кичерешләре белән яна идем инде. Бер ай дигәндә ул фильм әзер булып, тамашачы хозурына тәкъдим ителде. Бер-берсен яраткан ике кеше арасына ялган сүз, гайбәт керүе адым саен. Тормышта һәрчак яхшылык җиңми бит. Ә кинода, ичмасам, барысы да яхшы тәмамлана, геройларның бәхетен күреп сөенәсең.

Уйнаган образларымның тормыштагы Асылъяр белән уртак сыйфатлары да бар. Шашкын, үзсүзле геройлар алар. Үзенең хыялына, күңелнең иң түр почмагында яши торган максатларына тугры булып кала торган шәхесләр. Бала күңелле, могҗизага ышанучан булулары да күңелемә якын.

Җыр сәнгате дә, кино сәнгате дә безгә зур миссия йөкли. Без халыкка хезмәт итәргә, телебезне сакларга тиеш. Соңгы арада тел мәсьәләсе бигрәк тә куерып алды. Урамга чыгып «Туган тел» җырын җырлап кына әллә нигә ирешеп булмый. Финансланган, максатчан конкрет бер эш булырга тиеш ул. Әйтик, гади кеше карый торган сыйфатлы татар кинолары кирәк. Гади пропаганда рәвешендә генә түгел. Ә татар телендә сөйләшеп, татар мохитендә кайнап, татарча фикерләү дәрәҗәсенә җиткерерлек фильмнар булсын иде ул. Көчле мәгънәле, тормышчан сюжетка корылсын. Ә зур фестивальләр кысаларында тәкъдим ителгәннәре тар даирәгә генә билгеле булып кала. Халыкка барып җитмәгән фильмнардан ни файда…

Ләйсән Низамова

Фото «Идел» журналы сайтыннан алынды.

http://tatar-today.ru/2018/02/25347/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев