САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әсгать Сәфәров уңышлы спорт сезоны өчен Татарстан укчыларына бүләкләр тапшырды

Бүген Казан Кремлендә Татарстанның Стендка һәм пуля белән ату федерациясе вәкилләрен хөрмәтләделәр.

2023 елгы спорт сезоны ярышларында уңышлы чыгыш ясаган тренерларга һәм спортчыларга бүләкләрне Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров тапшырды.

«Сезнең бик яхшы сезон килеп чыкты. Иң мөһиме, Татарстан спортчылары Россия ярышларында да, халыкара аренада да катнаша. Спортчыларның нәтиҗәсе - барлык тренерларның да яхшы эш күрсәткече ул», - диде Сәфәров.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Бу сезонда татарстанлылар Стендка ату буенча Россия чемпионаты һәм беренчелегендә, шулай ук пуля белән ату буенча БДБ илләренең II Уеннарында югары нәтиҗәләр күрсәтте. Халыкара класслы спорт мастеры нормативларын ике спортчы, спорт мастеры нормативын шулай ук ике спортчы үтәде.

Стендка ату вәкилләре 32 медаль яулады, шул исәптән 11 алтын, ә пуля белән ату вәкилләре 17 медаль алды, шул исәптән – тугыз алтын.

Спортчылар һәм тренерлар ведомство бүләкләре һәм Татарстан Рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Федерация президенты Сергей Демин, вице-президентлар Фиргать Җиһаншин һәм Николай Васюхин «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең 100 еллыгы» юбилей медальләрен алды.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

 

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/asgat-safarov-unysly-sport-sezony-ocen-tatarstan-ukcylaryna-bulaklar-tapsyrdy-5875004

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев