САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Артта калды мәктәп еллары

25 июнь көнне Сарман урта мәктәбендә күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да булган чыгарылыш кичәсе үтте. Мәктәпне 37 укучы тәмамлады. Күңелле, чөнки тирә-як шау чәчәккә төренгән, хуш ис таралган, кояш та үзенең шифалы нурларын чәчә. Мәдәният йорты залы да фәкать алар өчен генә бизәлгән. Түргә эленгән экранда, сурәтләрдә -...

25 июнь көнне Сарман урта мәктәбендә күңелле дә, шул ук вакытта моңсу да булган чыгарылыш кичәсе үтте. Мәктәпне 37 укучы тәмамлады.
Күңелле, чөнки тирә-як шау чәчәккә төренгән, хуш ис таралган, кояш та үзенең шифалы нурларын чәчә. Мәдәният йорты залы да фәкать алар өчен генә бизәлгән. Түргә эленгән экранда, сурәтләрдә - аларны беренче сыйныфка кабул итеп алган Әлфинур Әбүзәровна белән Рәйсә Хуҗиевна. Алар янәшәсендә - сабыйлар. Шул көннән алып, унбер ел үтеп тә киткән. Инде ул нәниләр дә егетләр, кызлар булган. Күпме шатлык, борчулар аша матур нәтиҗәләргә ирешелгән. Мәктәп директоры Госманова Эльвира Зөфәровна да, өлгергәнлек аттестаты тапшырганда, һәркайсының уңышларына аерым-аерым тукталды, бераз юмор кушып, холык-фигыльләрен дә әйтеп үтте. Быел мәктәпне алтын һәм көмеш медальләргә икешәр укучы тәмамлаган. Алар арасында оныгым Заринаның да булуы - минем өчен зур куаныч. Сөйләүләр, котлаулар җыр-музыка белән аралаштырып алып барылды. Беренче укытучылар, чыгарылыш сыйныфлары җитәкчеләре, уку елында күркәм нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар мәктәп дирекциясенең Мактау кәгазьләренә, кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Мәдәният, сәнгать өлкәсендә актив катнашкан укучыларга бүләкләрне район мәдәният йорты директоры Р.Абдуллин тапшырды. Муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Булат Әхмәдуллин спортта югары күрсәткечләргә ирешкән егет-кызларны билгеләп үтте. Мәктәптә полиция классы оештырып, аны уңышлы тәмамлаганнары өчен, Эльвира Зөфәровна үзе дә район эчке эшләр бүлегенең Мактау кәгазенә лаек булды.
Ахырда бәйрәм хуҗалары булган унберенчеләр күмәк җыр башкардылар, истәлеккә фотога төштеләр. Алда аларны мөстәкыйль, яңа тормыш көтә. Барчасына зур уңышлар, бәхет, ак юллар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев