САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Апа, без ташламадык”, - диләр укучылар да

.

“Юл кырына кем чүп ташлый?” - дигән сорауны бүген мәктәп укучыларына бирдем. “Без түгел, без ташламадык”, - дип җавап бирделәр алар. Мәктәптә тәрбия сәгатьләрендә, өйдә әти-әниләре чүпне теләсә кая ташламаска өйрәтәләр икән. “Мин чүпне сумкага салам”, дип күрсәтте урта сыйныфларда укучы бер кыз. Дөрес, эчкерсез башлангычлар араларында “тәрбиясез” укучылар булуын да яшермәделәр. Димәк, мәктәп укучылары арасында да чүпләүчеләр юк түгел.
- Апа, кич белән урамда йөрүче яшьләр чүпли аны, - диде бер яшүсмер егет.
Димәк, тәрбиясез яшьләр дә бар икән әле безнең арада.
Чүп хуҗаларын эзләүне дәвам итәбез, дуслар. Тапсагыз, безгә дә әйтергә онытмагыз. Чиста җирлек – сәламәт җирлек икәнен һич тә истән чыгарырга ярамый.

 

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев