САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аны тәҗрибәле бакчачылар ярата. Нәрсә соң ул?

Көннәр ныгытып җылытуга, өй тирәләрендә, аеруча сарай-кураларга якынрак җирләрдә камкалар (божья коровка) күренә башлый.

Камканың файдалы бөҗәк икәнен белгечләр генә түгел, барыбыз да беләбез. Аны агрономнар, бакчачылар, урманчылар аеруча хөрмәт итәләр. Тәҗрибәле бакчачылар бу чуар тараканнарны җыялар да, бакчаларына җибәрәләр.

Әмма камканың берничә төре зыянлы. Урта Азиядә яшелчә камкасы, Ерак Көнчыгышта бәрәңге камкасы – шундыйлардан. Беренчесенең аркасында – 24, икенчесендә 28 кара нокта бар. Безнең якта бу зарарлы бөҗәкләр юк. Без еш очрата торган камканың аркасында 7 кара ноктасы бар (исеме шуннан алынган: җиде нокталы камка). Бу – арада иң файдалысы. Өйдәге гөлләрдә үрчи торган үлән бетен бетерү өчен җиде нокталы камканың берничәсен җибәрү җитә: тиздән бетнең эзе дә калмас анда! Алар өйдә хәтта кыш көнендә дә уянып чыгалар, ничек кереп калулары гына билгесез, бәлки, гөлләр күчергәндә, туфрак белән керәдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев