САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җанисәптә катнашуның өч юлы бар

.

1.Онлайн режимда катнашырга 
15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы”нда, шул исәптән мобиль кушымтага ялганып та, үзеңә һәм үз хуҗалыгыңның барлык әгъзаларына халык санын алу кәгазьләрен мөстәкыйль рәвештә тутырырга мөмкин. 
2 Стационар участокка килергә 
15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр стационар исәпкә алу участоклары да эшләячәк. Аларга исәпкә алуда катнашу яки дәүләт хезмәтләре порталында исәпкә алу узуны раслау өчен, яки үз өеңдә исәпкә алучы белән очраша алмаган я очрашырга теләгең булмаганда килергә мөмкин. 
3.Исәпкә алучы килүен көтәргә. 
Бу очракта беркая да барасы түгел, бары тик сабыр гына өегезгә киләчәк исәпкә алучыны көтәргә туры киләчәк. Ул махсус формадан – аның кулында таныклыгы, шәхесен раслаучы паспорты, планшеты салынган зәңгәр сумка, Бөтенроссия халык санын алу символикасы төшерелгән жилет һәм шарф, фонарь булачак.

 

Альбина Сабирова язмасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев