САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Анак авылы буенча “Сезнең исемнәр – мәңгелек” дип исемләнгән альбом төзелде

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы илебез тарихында иң истәлекле, иң кадерле, бар халыкларны берләштергән олы бәйрәм булды. Ул миллионнарча корбаннар бәрабәренә яулап алынды. Шуңа күрә кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күпере кичкән, үзе үлсә дә, илен исән килеш безгә - яңа буынга бүләк иткән каһарманнарны, Бөек Җиңүгә тиңдәшсез өлеш керткән сугыш...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы илебез тарихында иң истәлекле, иң кадерле, бар халыкларны берләштергән олы бәйрәм булды. Ул миллионнарча корбаннар бәрабәренә яулап алынды. Шуңа күрә
кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күпере кичкән, үзе үлсә дә, илен исән килеш безгә - яңа буынга бүләк иткән каһарманнарны, Бөек Җиңүгә тиңдәшсез өлеш керткән сугыш һәм хезмәт ветераннарын онытырга хакыбыз юк. Шул максаттан, Анак авылы буенча"Сезнең исемнәр - мәңгелек" дип исемләнгән альбом төзелде. Анда Анак авылы тарихы һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм батырларча һәлак булучылар исемлеге, фотолары куелды. Сугыштан яраланып яки исән-сау кайтып, тыныч тормышта зур хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләүчеләр исемлеге бирелде. Альбомда сугыш вакытында разведчик-диверсант булган авылдашыбыз Заһирова Чәчкә Миннегали кызы турында да язма бар. Альбомны сугыш һәм хезмәт ветераны Чәчкә Заһирова тәкъдиме һәм булышлыгы, Җәүдәт Фәрхетдинов һәм Сәүбән Сафиуллин абыйларның ярдәме белән Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәре Гөлнур Мадъярова төзеде һәм Иске Кәшер авылында яңартылып ачылган Зиннәт Хәсәнов музеена тапшырды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X