Иң кадерле әнием Дөньяда тик бер кеше - Иң кадерле әнием. Сөя, назлый балаларын, "Йомшагым, - ди. - Нәнием". Өебезне нурга төрә, Алтын куллы ул үзе. Ничек җитешә микән, Бар эшкә дә бер үзе?! Мин дә аңа булышам: Табак-савыт юышам, Бәрәңгесен дә әрчим, Идәнен дә мин сөртәм. Мин бит телим...
Иң кадерле әнием
Дөньяда тик бер
кеше -
Иң кадерле әнием.
Сөя, назлый
балаларын,
"Йомшагым, - ди. -
Нәнием".
Өебезне нурга төрә,
Алтын куллы ул үзе.
Ничек җитешә микән,
Бар эшкә дә бер үзе?!
Мин дә аңа
булышам:
Табак-савыт юышам,
Бәрәңгесен дә әрчим,
Идәнен дә мин сөртәм.
Мин бит телим чын
күңелдән:
Әнием арымасын.
Тигез гаилә
тормышыннан
Ходаем аермасын.
Азизә Гайфуллина, Илексаз мәктәбенең 5 нче класс укучысы.
Ана һәм бала. Тәүге тапкыр дөньяга аваз салган баласын кулына алган ана нинди хисләр кичерә? Моны әйтеп-аңлатып бирү мөмкин түгел.
Анага -баладан, балага анадан да кадерле, якын, газиз кеше юк. Алтыдамы, алтмыш, җитмештәме, ана өчен син - бала. Әниләр янәшәсендә һәрчак җылы, рәхәт. Аның елмаюлы карашы бар кайгыңны юып алгандай итә, ул баштан гына сыйпаса да, күңел күтәрелә. Бу дөньяның ыгы-зыгысыннан тәмам туеп арыган чакларыбызда әниләр янына килеп, аларның "балам" дигән бер сүзен ишетсәк тә, яшәү көче арткандай була. Аларның хәер-фатихасы безне төрле афәтләрдә саклап килә. Әниләр янәшәсендә элек-электән аклык, сафлык йөргән. Шагыйрь дә юкка гына: "яулыгың да һаман ак синең", - димәгән. Никадәр тирән мәгънә салынган аңа! Ә бүгенге балалар әниләренә карата шундый сүзне әйтә аламы? Замана әниләре ак яулык бәйлиме? Күбебез аны аш-су әзерләгәндә генә бәйләргә тырыша. Уйласаң, өстәл тирәсендә башына яулык япкан, биленә алъяпкыч бәйләгән әнидән дә матуры юк. Әлбәттә, ак яулыклы әнием дигәндә, аның туры мәгънәсе түгел, ә эчке мәгънәсенә игътибар бирергә тырышасың. Алар - саф күңелле, гадел, туры сүзле, таләпчән, эшләп-эшләп тә, армый торган, ягымлы-йомшак сүзле, беркайчан да дорфа сүзләр белән ачуланмый, үзенә кыен булса да, сиздерми, ипиен баласына ашатып, валчыгын үзе сыпырып каба торган әниләр... Андый әниләр үстергән балалар, әлбәттә, беркайчан да азып-тузып йөрмәс, ил-көн алдында абруйлы, халык ихтирамын яулаган кешеләр булыр.
Әниләр - егерме, утыз, кырык, алтмыш, сиксән яшьлек әниләр, балалары өчен иң газиз булган кешеләр! Дөньяның киләчәге, табигатьнең сафлыгы, балалар бәхете, тормышның яме - сезнең кулда!
Сүз уңаеннан
v 2007 елдан башлап ике яки аннан да күбрәк баласы булган 1512 кешегә "Ана капиталы" сертификаты бирелгән. Шуның 185е аны быел алган.
v Быел гына да районда 231 бала туган, 231 кеше ана булу бәхетен кичергән.
v Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасына бушлай җир участоклары сорап, өч һәм аннан да күбрәк баласы булган 462 гаилә мөрәҗәгать итсә, шуларның 456сы җирле булган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз