САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче акчаларны алу өчен гаризалар кабул итү бара

2016 елның 1 июленнән башлап ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче акчаларны алу өчен гаризаны Россия Пенсия фонды сайты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Әлеге хезмәтләрдән бердәм дәүләт порталында теркәлгән гражданнар гына файдалана ала. Сарман районы Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә, гаризаны Россия Пенсия фонды электрон сервисы аша биргәндә аны җибәрү...

2016 елның 1 июленнән башлап ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче акчаларны алу өчен гаризаны Россия Пенсия фонды сайты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин. Әлеге хезмәтләрдән бердәм дәүләт порталында теркәлгән гражданнар гына файдалана ала.

Сарман районы Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә, гаризаны Россия Пенсия фонды электрон сервисы аша биргәндә аны җибәрү өчен төймәгә ике, яисә берничә тапкыр баскан очракта ничә тапкыр басылса шуның кадәр гариза исәпкә алына. Әммә акча бер генә тапкыр бирелү сәбәпле бер гариза гына калдырылып, калганнары инкарь ителә.

Россия Федерациясе территориясендә яшәүче ана капиталы сертификаты ияләре бала тууга күпме вакыт үтүгә бәйсез рәвештә сертификатка хокук бирүче бер тапкыр бирелүче акчалар алырга хокуклы.

Гаризаны 2016 елның 30 ноябреннән дә калмыйча бирергә кирәк. Гаризада ана капиталы сертификатының сериясе, номеры, 25 мең сум яисә сертификат иясенең счетында кимрәк акча калган булса аннан кимрәк сумманы күчерү өчен счет реквизитлары күрсәтелә.

Электрон гаризаны сертификат алган территориаль органга юлларга кирәк.

Сораулар туганда Сарман районы Пенсия фонды идарәсенә мөрәҗәгать итүегез сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев