САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана капиталын балага өч яшь тулганчы торак кредитын капларга беренчел взнос итеп күчерергә мөмкин

Үз көченә кергән федераль закон нигезендә ана капиталын беренчел взнос итеп торак кредитын яисә әҗәтен ана капиталы сертификатына хокуклы балага өч яшь тулганчы капларга мөмкин. Моңа кадәр дә ана капиталын торак кредитын капларга тотарга була иде, әмма бу кагыйдә беренчел взноска кагылмады. Хәзер бу чикләү бетерелде. Моннан кала хәзерге вакытта...

Үз көченә кергән федераль закон нигезендә ана капиталын беренчел взнос итеп торак кредитын яисә әҗәтен ана капиталы сертификатына хокуклы балага өч яшь тулганчы капларга мөмкин. Моңа кадәр дә ана капиталын торак кредитын капларга тотарга була иде, әмма бу кагыйдә беренчел взноска кагылмады. Хәзер бу чикләү бетерелде. Моннан кала хәзерге вакытта Татарстан Пенсия фонды территориаль органнары ана капиталы хисабыннан 20 мең күләмендә бер тапкыр бирелүче акчага гаризалар ала.

Бер тапкыр бирелүче әлеге акчаларны алуга хокук Россия Федерациясендә яшәүче 2015 елның 31 декабренә кадәр сертификат алучыларга һәм ана капиталы суммасын тулысы белән файдаланмаганнарга каралган. Әлеге акчаларны алу өчен 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмыйча Пенсия фондына гариза язарга кирәк.

Гаризаны бала туганнан соң күпме вакыт узуга карамастан ана капиталы сертификатына ия булган Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гражданнар яза ала. Гаризада СНИЛС номеры, ана капиталы сертификаты сериясе һәм номеры күрсәтелә. Шулай ук үзең белән шәхесне раслаучы документ, ике ай эчендә 20 мең сум яисә аннан кимрәк калган сумма күчәрлек реквизитлары язылган банкта ачылган счет документы булуы мәҗбүри. Әлеге сумманы гаилә көндәлек кирәк-яракка тота ала.

Бугенге көнгә Пенсия фондыннан 179 мең ( Сарман районы буенча 1788) татарстан гаиләсе ана капиталы сертификаты алса, шунын 131 меңе ( район буенча 1499) ана капиталы суммасын тулысы белән файдаланган.

Ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга тоту хәзер дә иң популяр булып кала: бу максатка акчаларын 124 мең (район буенча 1449) гаилә тоткан. Шуның эченнән 109 мең(район буенча 1283) гаилә торак кредитларын тулысы белән яисә өлешчә ана капиталы белән каплады. Балаларның укуларына Татарстан Республикасы буенча 5 мең (район буенча 50) гариза, ананың пенсиясенең тупланма өлешенә күчерү өчен 39 гариза кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев