САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче акчаларга гариза бирү өчен бер айдан ким вакыт калды

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе исегезгә төшерә, ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче 25 мең сум акчаларны алырга гариза бирү өчен бер айдан да кимрәк вакыт калып бара. Гаризаны 2016 елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк. Бер тапкыр бирелүче акчаларны алу өчен Пенсия фондына Россия Федерациясе территориясендә...

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе исегезгә төшерә, ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче 25 мең сум акчаларны алырга гариза бирү өчен бер айдан да кимрәк вакыт калып бара. Гаризаны 2016 елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк.

Бер тапкыр бирелүче акчаларны алу өчен Пенсия фондына Россия Федерациясе территориясендә яшәүче, ана капиталы сертификатына ия гражданнар гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Гаризада ана капиталы сертификатының сериясе, номеры һәм 25 мең сум, яисә счетта ана капиталы суммасы кимрәк калган очракта 25 мең сумнан кимрәк күләмдә акча күчерү өчен счет реквизитлары күрсәтелә.

1 июльдән башлап Татарстанда барлыгы 23 мең (Сарман районы буенча 149) гаилә бер тапкыр бирелүче 25 мең сум акчаларны алырга гариза язган. Шуларның 12 меңнән артыгы (район буенча 110) гаризаларны Пенсия фонды сайты аша электрон рәвештә биргән. 19 мең (район буенча 135) гаилә әлеге акчаларны алган инде.

Сертификат алырга хокуклы, әмма аны әле алмаган гаиләләр Пенсия фонды органнарына яисә күп функцияле Үзәкләргә берьюлы ике - ана капиталы сертификатын һәм 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акчаларны алырга гариза яза алалар.

Гаилә сертификат алган очракта, гаризаны Пенсия фонды сайтының "Гражданинның шәхси кабинеты" аша электрон рәвештә бирә ала. Электрон гаризаны сертификат алган Пенсия фонды территориаль органына бирергә кирәк. Гаризаны электрон рәвештә биргәндә клиентлар белән эшләү бүлегенә мөрәҗәгать итү кирәк түгел.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия фонды тарафыннан электрон рәвештә күрсәтелүче хезмәтләр һәм сервислар Пенсия фонды сайтының бер порталына берләштерелгән. Пенсия фонды хезмәтләрен электрон рәвештә алу өчен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлергә кирәк. Алдан теркәлгән очракта теркәлгән вакытта алынган логин белән парольне куллану сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев