САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алтын көзгә сәяхәт истәлекле булды

Традиция буенча, октябрь аенда, безнең балалар бакчасында Көзге бәйрәмнәр үтә. Без дә “Ләйсән”балалар бакчасы уртанчылар төркеме тәрбиячеләре Хәбибуллина Лилия , Шаймуратова Регина һәм музыка җитәкчесе Фаттахова Гөлфия балаларыбыз белән бергәләп “Көз “ бәйрәмен билгеләп үттек.

Ишегалдында болытлы һәм салкын, кояшлы җылылык җитми, ә безнең музыка залында җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрә иде. Балалар янына кунакка урман кешеләре килде: тиен, төлке һәм кыштырдавык, урман халкының кышка әзерлеге бара. Көз үзе дә бәйрәмгә күчтәнәчләр : алмалар алып килде. Балалар түземсезлек белән көзге очрашуларны көттеләр. Көз белән бергә балалар көзге урманга мавыктыргыч сәяхәткә киттеләр. Бәйрәмдә балалар төрле персонажларга: яшелчәләргә күчтеләр, җырлар җырладылар, биюләр башкардылар, күңелле уеннар уйнадылар, көзге табышмакларга җаваплар бирделәр, шигырьләр сөйләделәр. Ә иң матур һәм истә калырлык вакыйга булды: көздән алма салынган кәрҗин барлык балалар өчен! Балалар бакчасында бәйрәм – ул һәрвакыт гаҗәеп могҗизалар. Тылсымлы буяулар, балаларның көлүе, диңгез елмаюлары һәм күңел ачу. Менә ни өчен Көз бәйрәме балалар бакчасында иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Чара күңелле, кызыклы, мавыктыргыч булды. Тәрбияләнүчеләр бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

“Ләйсән” балалар бакчасы уртанчылар төркеме тәрбиячеләре: Хәбибуллина Лилия Федор кызы һәм Шаймуратова Регина Ришат кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев