САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алоэдан юбилейга бүләк

Алоэ - ныклап тәрбияләмәгәндә дә яхшы үсә торган гөл. Ул Көньяк һәм тропик Африка илләрендә, Мадагаскарда киң таралган. Якын Көнчыгышта аның ботакларын ишек янына элү гадәткә кергән. Бу халыклар алоэ йорт ияләренә озын гомер һәм иминлек алып килә дип саныйлар. Әлеге ышану гөлнең үзлекләре белән бәйле, күрәсең. Алоэ вера, әйтик,...

Алоэ - ныклап тәрбияләмәгәндә дә яхшы үсә торган гөл. Ул Көньяк һәм тропик Африка илләрендә, Мадагаскарда киң таралган. Якын Көнчыгышта аның ботакларын ишек янына элү гадәткә кергән. Бу халыклар алоэ йорт ияләренә озын гомер һәм иминлек алып килә дип саныйлар. Әлеге ышану гөлнең үзлекләре белән бәйле, күрәсең. Алоэ вера, әйтик, туфраксыз һәм сусыз берничә ел яши ала.

Алоэның күпчелек төрләре өй шартларында чәчәк атмый. Гомумән, алоэның чәчәк атуы - бик сирәк күренеш. Ул йөз елга бер генә чәчәк ата дип исәпләнелә. Аның йөзьяшәр исеме дә шуннан алынган.

Табигатьтә алоэның 350 ләп төре билгеле. Ә 15 ләп төре дару буларак кулланыла. Алоэ белән пешкән, җәрәхәтләнгән, киселгән урыннарны, күз авыруларын, туберкулез һәм башкаларны дәвалап була. Ул косметик максатларда да киң файдаланыла.

Сарманлылар арасында да алоэ бик популяр. Ә Дилара Ахунованың гөле февраль башларында хуҗабикәсен чиксез сөендергән - чәчәк аткан.

- Әнием Елизавета Ивановна гөлләр үстерергә бик ярата иде. Алоэ гөленең дә берничә төре бар иде. Әмма чәчәк атканын хәтерләмим. Үзем бу гөлнең ике төрен үстерәм. Беркайчан да чәчәк атканнары юк иде. 17 нче февральдә 75 яшьлек юбилеемны билгеләп үттем. Гомер бәйрәмемә зур бүләк булды бу, - ди Дилара ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев