САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алмаз Миңнехуҗин Татарстан данын яклады 

Ижау шәһәрендә олимпия төрләренә кермәгән һәм милли спорт төрләре буенча VI Бөтенроссия фестивале узган.

Райондашыбыз - Сарман аграр көллияте директоры урынбасары, танылган көрәшче, быелгы район Сабантуеның абсолют батыры Алмаз Миңнехуҗин Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясады. Шушы көннәрдә Ижау шәһәрендә олимпия төрләренә кермәгән һәм милли спорт төрләре буенча VI Бөтенроссия фестивале узган. Әлеге чарада көрәш буенча Татарстан командасы да чыгыш ясаган һәм җиңү яулаган. Бу хакта “Шәһри Казан” газетасының рәсми сайтында хәбәр урнаштырылган. 
Ижау шәһәренә Татарстан командасы тулы составта барган. Татарстаннан вәкиле Айрат Гатауллин, команда җитәкчесе Равил Хәйруллин, баш тренер Җәүдәт Хөсәенов һәм тугыз көрәшче катнашканнар. Составка рәсми ярышларда әлегә зур уңышларга ирешмәгән, ләкин пьедесталга якын килүче танылып килүче көрәшчеләрне алганнар. Иң тәҗрибәлесе безнең көрәшче Алмаз Миннехуҗин булган. Алмазны Җәүдәт Хөсәенов җитәкчелегендә Идел буе командасы өчен чыгыш ясаган вакытларын яхшы хәтерлиләр икән, бүгенге көндә Сарман командасы өчен көрәшә ул. Иң җиңел үлчәүдә көрәшеп, Ижауда Алмазга лидер буларак та чыгыш ясарга туры килгән. 
Татарстан командасы бәйгедә беренче урынны яулаган. Безнекеләр, шул исәптән – Алмаз Миңнехуҗин да үз үлчәү категорияләрендә беренче булганнар. Чаллы егете Айнур Мирзаянов көмеш медаль яулаган.

Альбина Сабирова язмасы

ФОТО 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев