САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Алмаз — милли көрәш буенча спорт мастерына кандидат

Зәй шәһәрендә Ринат Фәрдиев истәлегенә милли көрәш буенча узган илкүләм турнирда Сарман аграр көллияте директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Алмаз Миңнехуҗин зур җиңү яулады. Ул көрәш буенча спорт мастеры нормативын үтәде.

Алмаз Илдар улы көрәш белән Сарман гимназиясендә укыганда ук шөгыльләнә башлый. Тренеры – физкультура укытучысы Раеф Шәрифуллин егетнең мөмкинлекләрен бик тиз күреп ала һәм аны чын көрәшче итеп тәрбияли. Алтынчы сыйныфтан башланган көрәш юлы бүгенге көндә дә уңышлы дәвам итә. Көрәшче егетнең беренче зур җиңүе 2013 елда Универсиада вакытында уздырылган Бөтенрәсәй ярышларында була. Ул анда икенче урынны ала. 2014, 2015, 2018 елларда Казан шәһәренең милли көрәш буенча чемпионы исемнәрен яулый. Казан дәүләт аграр университетында укыганда да, студентлар арасындагы бил алышуларда чемпион кала. Алмазның катнашкан ярышлары бихисап. Ул аларның һәркайсында югары күрсәткечләргә ирешә. Сабантуйдагы җиңүләрен сарманлылар да беләләр. Район данын яклап, башка төбәкләрдә дә бил алыша Сарман егете. Абыйсыннан күреп, энесе Ирек тә милли көрәш белән мавыга башлый. Бүгенге көндә ул көллиятнең өченче курсында укый. Ирек тә төрле турнирларда катнаша. Ул да – көрәш буенча район чемпионы, күпсанлы республика ярышлары призеры. Зәйдә үткән Бөтенроссия ярышларында үз үлчәм категориясендә ул икенче урынны алды. Алмаз Миңнехуҗин хәзер үзе — аграр көллият укучыларына остаз. Соңгы ярышларда бил алышкан Данил Джунусов, Илвир Сәхәпов, Ренас Шәрәфетдинов, Наил Борһанов, Денис Хурмакаев тренерлары үткән көрәш юлыннан атлыйлар, уңышлы чыгыш ясаганнар. Спортчыларыбызга киләчәктә дә җиңүләр һәм дан юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев