САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә исәп-хисап тоттылар

-

Бүген Җәлил поселогында 2023 елда башкарылган эшләргә hәм 2024 елга планлаштырылганнарына отчет тоттылар. Халык белән очрашуда район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев катнаштылар. Иң беренче булып поселок башлыгы Рафыйк Кәримов чыгыш ясады. Аннан сүз Азнакай җылылык челтәренең эшчәнлеге хакында булды. Җәмгыятьнең поселоктагы эшләренә җитәкчеләре Радис Ризатдинов тукталды. Идарәче компаниянең эш күрсәткечләре белән җәмгыять директоры Алмаз Мәүләвиев таныштырды. Участок уполномоченные Радик Шәйхелисламоа поселоктагы криминоген хәл турында сөйләде. Җәлил район хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев, поселок ветераннары Советы рәисе Әнисә Минhаҗева докладлары тыңланды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның узган елгы социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен анализлады. Район кунагы республика сәясәте белән таныштырды.

Соңыннан җитәкчеләр сорауларга җаваплар бирделәр, бүләкләүләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев