Җәлил йөзүчесе спорт остасына кандидат разрядына ия булган
Велосипедта йөрү белән беррәттән, йөзү дә сәламәтлек өчен иң файдалы шөгыльләрнең берсе булып санала.
Йөзгән вакытта барлык төр мускуллар да эшкә җигелә, сулыш системасы яхшыра. Шуңа күрә профессиональ спортчылар гына түгел, һәвәскәрләр дә йөзәргә яраталар.
Районыбызда әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган. Теләүчеләр беренче санлы спорт мәктәбендә шөгыльләнә алалар. Аерым йөзүчеләр зур уңышларга да ирешәләр. Җәлил поселогы егете Марсель Сөләйманов – шундый спортчыларның берсе. Узган елны ул йөз метр арага комплекслы йөзүдә спорт остасына кандидат нормативын үтәгән. Без Марсель белән әңгәмә кордык.
Әңгәмәне район газетасының 31 гыйнвар саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев