САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"АлГуль" дуэты Халыкара бәйгедә икенче урынга лаек булды +ВИДЕО

20-27 октябрьдә Мәскәүдә Халыкара TV-IT проект-конкурс үткәрелде. Анда теләгән һәркем онлайн катнаша ала иде.

Районыбызның үзешчән композиторы Гөлнара Мөхәммәтдинова белән Алсу Хакова бу бәйгегә "АлГуль" дуэты башкаруында "Соңгы тапкыр" җырын тәкъдим иттеләр. Җырның сүзләрен Фатих Кәрим язган булса, көе - Гөлнара Рәис кызыныкы. Шушы көннәрдә ижади бәйгенең нәтиҗәләре билгеле булды. Райондашларыбыз икенче дәрәжә Лауреат исеменә лаек булганнар. Гөлнараның бу бәйгедә өченче тапкыр катнашуы. Беренчесендә шулай ук II дәрәҗә Лауреат исемен алган булса, узган ел ул дипломант булган иде. Без Гөлнара-Алсу дуэтын ихластан тәбриклибез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез. 

Альбина Сабирова язмасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев