САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алёна Валерьевна нәсел һөнәрен дәвам итә

Шириева Алёна Валерьевна хәзерге вакытта М.Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли.

Ул - күп балалы ана, 4 бала тәрбияли. Эш вакытында үзенең хезмәткә сәләтле булуын исбатлады. Үзен җаваплы, энергияле, талантлы, намуслы һәм тәртипле хезмәткәр буларак тәкъдим итте. Эшкә тулы җаваплылык һәм нәтиҗә белән карый. 5-6 сыйныфларда - математика, 7-10 сыйныф укучыларына алгебра һәм геометрия дәресе укыта. Балалар Алена Валерьевнаны яраталар һәм хөрмәт итәләр, һәрвакыт аның янына ярдәм һәм киңәш сорап киләләр. Үзенең хезмәт эшчәнлеге өчен Шириева А.В. мәктәп администрациясе тарафыннан күп тапкырлар рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Мәктәп тормышында, Мәдәният йорты чараларында актив катнаша. Ул - участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары, "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кызлар карашы 2022" бәйгнесендә катнашып, төбәк турына узды. Ул - математика укытучысы гына түгел, нәсел һөнәре дәвамчысы, аның әнисе 30 елдан артык мәктәптә физика һәм математика укыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев