Александровканың «Рябинушка»сын күлмәкләреннән таныйлар
Александровка авыл җирлегенең “Рябинушка” фольклор ансамбле чыгышларын һәркайда елмаеп каршы алалар һәм алкышлап озаталар.
Районыбыз сәнгать осталары белән мактана ала. Һәр җирлекнең үзенең сандугачы, моң чишмәләре бар. Александровкалылар да, исеме җисеменә туры килеп, артистлары баскан җирдән ут чыгара торган үз ансамбльләре белән дан казаналар. “Рябинушка” җырчыларыннан башка җирлектә бер чара да узмый. Күңел ачу кичәсеме, очрашумы, сәяси вакыйгамы – һәркайсы өчен туры килердәй репертуар, нәкъ шул стильдәге җырлар алдан сайланылган булыр. Үзешчән артистлар белән авыл мәдәният йортында узган җыен көнне янә күрештек.
“Рябинушка” фольклор ансамбле тарихы 2004 еллардан юл ала. Авылда ансамбль булдыру тәкъдиме белән лаеклы ялга чыккан апалар үзләре чыгалар. Бүгенге көндә аңа унга якын ветеран йөри. Ә җитәкчеләре – мәдәният йорты директоры Фәйрүзә Садретдинова.
- Безнең җитәкчебез бик яхшы, көчле оештыручы. Барлык эшләрне киңәшләшеп, күмәкләшеп эшлибез. Ансамбль оешкан елга кадәр аерым гына җырлаган булсак, хәзер без бер йодрык кебек җыелдык. Иң беренче сәхнә костюмын үзебезнең акчага тектергән идек. Үзебезнең сарафаннар белән шактый чыгыш ясарга туры килде. Аннан, грант отып, яңа киемнәр тектердек. Менә, шундый матурлар. Әле тантаналарда чыгыш ясый торган ак блузка белән караңгы кызыл төстәге итәк кебек костюмыбыз да бар, диделәр ансамбль җырчылары.
Чыннан да, миләш рәсеме төшкән күлмәкләре исемнәре һәм үзләре кебек янып торалар. Ансамбль җырчылары Дамира Идиятуллина, Валентина Елисеева, Любовь Әхмәтова, Галина Демина, Римма Нигъмәтуллина, Вера Бондарева, Татьяна Еремина, Рита Мансурова – барысы да үзара дус-тату, аралашып яшиләр. Араларында педагог булып эшләгәннәр дә, нефтьчеләр дә бар. Ансамбльгә татарлар да, руслар да йөриләр.
- Без туган көннәрне дә бергәләп үткәрәбез. Бергә җыелышкач, җырлыйбыз, берочтан бу репетиция дә була. Яңа репертуар сайлыйбыз. Ошаган җырларның минусларын эзләп табабыз, аннан өйрәнәбез, кабатлыйбыз. Бергә табигатькә чыгарга яратабыз. Ял итәбез, җиләкгөмбә җыябыз. Безнең фитнес дигән шөгылебез дә бар. Озак күрешми торсак, бер-беребезне сагынабыз. Безгә башкалар ак көнләшү белән карыйлар. Ерактагы туганнарга да мактанышабыз. Аннан махсус хәрби операция зонасындагы якташ егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерлибез. Маскировкалау челтәрләре үрдек, шәмнәр ясадык, коры ашлар әзерләдек, токмач кистек, яшелчәләр киптердек, киемнәр тектек. Булдыра алганча, җиңүгә үз өлешебезне кертергә тырышабыз. Гаиләләребез зур ярдәм итәләр, кирәк икән, тиешле җиргә алып баралар, - диделәр алар бертавыштан.
Ансамбльдә гармунчы булмаганга борчылалар, хәзер әлеге уен коралында уйнаучыларның сирәк булганына уфтаналар.
- Гомер буе гармунда уйнарга хыялландым, өйрәтүче генә булмады. Гармунчы булсын ярың, дип җырлыйлар да бит әле, анысы да чынга ашмады, – диде, көлеп, Римма ханым.
Ул озак еллар гаиләсе белән Үзбәкстанда яшәгән, шунда туган. Гаиләдә җиде бала үскәннәр, бүгенге көндә дүртесе исән-саулар. Хәзер Карамалыда яшиләр. Бертуганы Татьяна да ансамбльгә йөри, алар белән күршедә генә гомер итәләр. Шәһәр тормышыннан мең тапкыр рәхәт авылда, диләр. Әби бабалары чыгышлары белән шушы җирлектән икән, шуңа бирегә кайтырга булганнар. Без әти-әниләребезгә рәхмәтлебез, безгә гомер бүләк иткәннәр, ныклы тәрбия биргәннәр, диделәр алар.
“Рябинушка”лылар кул эшләренә дә осталар, дидем. Аларның хезмәтләреннән торган күргәзмә өстәле дә җыенда һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Биредә тегү, бәйләү, чигү үрнәкләре дә күп иде. Кәрҗиннәр, төрле вазалар да үргәннәр, чәчәкләр ясаганнар. Мендәр тышлыклары, урындык һәм өстәл япмалары, аш-су бүлмәсе кирәк-яраклары – кыскасы, ни генә юк! Алмаз мозаикасы белән һәм чигеп ясалган картиналар да күз явын алырлык матурлар иде.
- Ансамбльнең тагын нинди уңышлары бар? – дип кызыксынам.
- Ел да “Каравон”га барабыз. Анда чыгыш ясап алган дипломнарыбыз да күп. Иң мөһиме, һәрвакыт күңелебез яхшыга гына омтыла. Дөньялар тыныч булсын, егетләребез исәнимин кайтсыннар, гаиләләребез дус-тату яшәсеннәр, барыбыз да сәламәт булыйк. Җырлап яшәгәннәр картаймыйлар, диләр. Әйе, без дә төшенкелеккә бирелмибез, һәрвакыт күтәренке кәеф, рух ныклыгы саклыйбыз, - диделәр ветераннар.
Әйе, күңел белән һич тә картаймыйлар, киләчәккә якты өмет, уй-хыяллар белән яшиләр “Рябинушка”лар. Юкка гына исемнең янып торган җете кызылын сайламаган бит инде алар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев