САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Александровкада сөт җыю мәсьәләсен күтәрделәр

Александровка авыл җирлегендә җыен авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы яшь җитәкче Артур Гафиятуллин рәислегендә узды.

Ул узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде, 2019 елга планнары белән уртаклашты. Җыелышта район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев катнашты һәм чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде. Ә халык авылда сөт җыю, терлекләргә ветеринария хезмәтләре өчен субсидияләр түләү, Карамалының иске зиратын чистарту, Яхшы Каран авылы клубын киңәйтү, ашыгыч ярдәм машиналарының чакыруларга килүләрен контрольләү, дарулар алып кайтуны оештыру һәм башка мәсьәләләр күтәрде. Шулай ук агрофирманың бүлекчә җитәкчесе Илсур Солтанов, полициянең участок инспекторы Илназ Бадыйков, янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы Радик Госманов чыгышлары тыңланды. 
Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев