САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Александровкада отчет җыелышы үтте

Бүген Александровка авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Җирлек башлыгы Рафаэль Хәйруллин һәм "Җәлил" агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин узган ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Полициянең участок уполномоченные Илназ Бадыйков криминоген хәлне яктыртты. Александровка авылы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фалия Әхмәтҗанова үз өлкәсенә кагылган мәсьәләләргә туктатылды. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева...

Бүген Александровка авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. Җирлек башлыгы Рафаэль Хәйруллин һәм "Җәлил" агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин узган ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Полициянең участок уполномоченные Илназ Бадыйков криминоген хәлне яктыртты. Александровка авылы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фалия Әхмәтҗанова үз өлкәсенә кагылган мәсьәләләргә туктатылды. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева җирлек халкын районның социаль-экономик үсеше белән таныштырды, халыкка тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Җыелышларда район оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре дә катнаштылар.

Соңыннан җыелышларда катнашучы район һәм оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре җирлек халкының сорауларына җаваплар бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев