САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алдан тавыш бирүдә район халкы актив катнаша

Сайлау участокларында халыкны алдан кабул итәләр.

Мәгълүм булганча, республикада, шул исәптән районда да, Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомүмрәсәй тавыш бирүләр башланып китте. Төп тавыш бирү көне 1 июльдә булса да, иминлекне тәэмин итү максатыннан, сайлау участокларында халыкны алдан кабул итәләр. Тавыш бирүдә барлык санитар таләпләр дә үтәлә.
- Халык үзе дә саклану чаралары күрә. Дистанция саклыйлар, битлек-перчаткалардан киләләр, - диләр участокларда.
Җәлил поселогының укыту комбинатында урнашкан 2535 санлы сайлау участогына Харисовлар велосипедта килгәннәр.
- Бер хәрәкәт тә булыр, дидек. Россия гражданнары буларак, үз бурычыбызны үтәргә кирәк, дип саныйбыз, - диделәр Рамзия апа белән Фәрит абый.
Гаилә башлыгы гомерен нефть тармагын үстерүгә багышласа, Рәмзия ханым җәмәгать туклануы системасында хисапчы булып эшләгән. Лаеклы ялда булуларына карамастан, актив тормыш белән яшиләр алар.

Альбина Сабирова ямасы һәм фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев