САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Альбина Асылгәрәева блогерларга киңәш бирә

.

Журналистның БЛОГЕРГА кирәк булачак 5 кагыйдәсе:

Илһамны көтәсе түгел

Журналистларның эше ашыгыч, дедлайн һәм күңел өстендә торучы мөхәррир бар. Бу очракта музасыз гына эшләргә туры киләчәк. Журналист төшке ашсыз, йокысыз кала, әмма материалын әзерләп бирә.

Блогер – үзе редактор һәм хуҗа, димәк, үзенә илһам килгәнен көтә ала. Юк, көтә алмый! Чөнки уңышлы блог  - илһамга түгел, ә вакыт һәм графикка бәйле.

Үз сүзләрең өчен җавап бирергә

Журналист барлык мәгълүматны кабат-кабат тикшерә. Ул һәрвакыт исемнәргә, даталарга һәм фактларга төгәллек кертә. Журналистның хатасы кыйбат тора. Ә редакциянең абруе тагын да кыйммәтлерәк. Кисәтү, штраф, яки суд... Күз алдыгызга китерегез, блогерга да шулар янаса, җаваплылык югарырак булыр иде.

Текстны кисәргә курыкмаска

Телевизор һәм газеталарда хронометраж резинадан түгел. Иң гениаль дигән текстны да кайчагында кыскартып бетерергә туры килә. Блогер, теләсә кайсы автор кебек үк, текстка шедевр итеп карый. Әмма һәрвакытта да нәрсәнедер кыскартып була.

Вакыйгалар үсешен күзәтеп торырга

Журналистлар еш кына бер язган темаларына кабат әйләнеп кайталар. Бу бигрәк тә нәрсә язарга белмәгәндә ярдәмгә килә. Блогер өчен дә - бу бик мөһим. Ул сериал эффектын бирә.

“Консерв”ларны ничек әзерләргә

Шулай дип алдан әзерләп куярдай язмаларны атыйлар. Алар бик ашыгыч, вакыт тыгыз булганда, “яна” килгәндә, нык ярдәм итәләр.  Блогер өчен дә бу әһәмиятле, чөнки даими рәвештә постлар куеп барырга кирәк.

•        Яхшы пост – беренче очрашу кебек, тәэсир калдырырлык булырга тиеш.

•        Яхшы пост – коктейль кебек, суы азрак булган саен тәмлерәк.

•        Яхшы пост – кредит килешүе кебек, аны ахырга кадәр укырлык булсын.

•        Яхшы пост – никах кебек, бәлки, соңгысы да булмас, әмма сакланып кала торган булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев