САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аларда һәрчак тынычлык, иминлек тантана итә

Тынычлык планета халкының күпчелеге өчен тормыш чынбарлыгы булса да, дөньяда атышларның тынып торганы юк әле.

Тынычлык кайбер илләрдә яшәүчеләр өчен татлы хыял гына булып кала. Ел саен билгеләп үтелүче Халыкара тынычлык көне миллионлаган кешене тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга мәҗбүр итә. 
Тынычлык ул - сабыйлар елмаюы, ак каеннар шавы, кошлар сайравы, кешеләрнең бер-берсенә изге теләкләр теләве, хезмәттән ямь һәм тәм табып сөенүе. Без боларның барысын да тоябыз, чөнки илебез тынычлык яклы. Безнең өчен тынычлык - иң кадерле, иң изге, иң газиз олы сүз. Туган илебез - бәхет йорты. Без аның тынычлыгын саклаучылар. Ата-бабаларыбыз аны миллионнарча корбаннар бәрабәренә кан коеп яулап алды. Юк, без сугышны күрмәдек, әмма сугыш афәтенең никадәр коточкыч, дәһшәтле булуын беләбез, чөнки сугыш бетүгә 73 ел үтүгә карамастан, өлкән буыннарга ул салган яралар һаман төзәлми. Ветераннарыбыз, әле дә булса сыкрап: ”Сугыш кына була күрмәсен!”,- диде үзенең чыгышында Сарман урта мәктәбе директоры Гөлназ Сабирҗанова. 
Мәктәп укучылары үз куллары белән ясалган кәгазь күгәрченнәрне шарларга бәйләп һавага очырып җибәрүе бигрәк тә дулкынландыргыч булды. Тынычлык символы булган парлы ак күгәрченнәр күк йөзен тутырып төрле якларга очып таралдылар. Җирнең һәр почмагында да шулай тынычлык, иминлек тантана итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев