Алар өчен чит балалар юк
Яңа Әхмәт авылында яшәүче Эдуард һәм Роза Хәлиуллиннар гаиләсендә физик мөмкинлекләре чикле 7 бала тәрбияләнә.
Тәрбиягә бала алучыларны күпләр «аңламыйбыз» диләр. Чыннан да, «Үз балаларыңны тиешенчә карый алсаң да бик таманга туры килә», – дип уйлаучылар аз түгел. Мондый җаваплы адымга ата-ана назына һәм тәрбиясенә сусаган чит сабыйларның тилмерүле карашларын күрә, җан әрнүләрен үз йөрәге аша үткәрә алганнар гына барадыр. Яңа Әхмәт авылында яшәүче Эдуард һәм Роза Хәлиуллиннар – нәкъ менә шундыйлар.
Роза үзе Сарманның икенче, хәзерге вакытта Сарман гимназиясе дип аталучы мәктәбен тәмамлый. Яхшы билгеләргә генә укыса да, күпләр аңа югары белем алуны юраса да, институтка бармый ул. Кечкенәдән үк пешеренергә яраткан кызның пешекче булу теләге өстенлек ала. Ул Казан шәһәрендәге махсус уку йортларының берсенә укырга керә. Биредә дә яхшы билгеләргә генә укый, һөнәрен бик тырышып үзләштерә. Нәтиҗәдә диплом белән бергә кыз югары – 5 разрядны да алып чыга. Эш урынының да иң җаваплыларыннан берсе, иң саллысы эләгә – Кремль. Әлбәттә, мондый җиргә хезмәткәрләрне сайлап кына алалар һәм таләпләр дә югары була. Аны салкын кабымлыклар цехына билгелиләр. Әмма хезмәткәрләр башка цехтагылар белән дә аралашып, бер-берләренә ярдәмләшеп эшлиләр, шуңа күрә Розага башка төрле ашлар да әзерләргә туры килә. Һәм ул сынатмый. Ләкин аңа биредә озак эшләргә туры килми. Әтисе вафат булганлыктан, туган авылына әнисен карарга кайта ул. Кадерле кешесен тәрбияләү белән беррәттән, район үзәгендәге кафеларның берсенә эшкә дә урнаша. Тора-бара, Чаллы егете белән гаилә дә корып җибәрә. Бер-бер артлы өч бала дөньяга аваз сала. Тик менә гаилә башлыгының гына гомере озын булмый. Ә көннәрнең берендә язмыш Роза ханымны Саба ягы егете Эдуард белән очраштыра. Сарман якларына командировкага килгән егет беренче күрүдә үк аны үз итә һәм шушы якларда төпләнеп кала. 2017 елда алар гаилә корып җибәрәләр. Аллаһы Тәгалә икесенең дә хыялын, уй-ниятләрен тормышка ашыру өчен шушы мизгелне генә көткән диярсең.
Күңелемдә тәрбиягә балалар алу турындагы уй күптән бөреләнгән иде инде. Баксаң, Эдуард йөрәгендә дә булган андый уй. Ул күпмедер вакыт балалар йортында эшләп алган. «Мин сабыйларның анда үзләрен ничек хис иткәннәрен үз күзләрем белән күрдем. Урын өстендә ятканнарын да күргәнем булды. Һичьюгы шундый бер генә булса да балага гаилә җылысы, тәрбия бирәсем килә», диде ул. Балалар алыр алдыннан ике ай Әлмәткә укырга йөрдек, – дип искә ала Роза ханым.
Ә 2018 елда йортка бертуган Радик, Ринат һәм Риназ аяк баса. 2019 елда дүрт бертуган Никита, Милана, Максим, Джулиананы алып кайталар. «Джунгли балалары», – диләр балалар йорты хезмәткәрләре аларны биреп җибәргәндә. Берсеннән-берсе кечкенә, шуның өстенә физик мөмкинлекләре дә чикләнгән бу балаларның йорттагы беренче еллары турында сөйләгәндә, Роза ханымның йөзенә, дөрес, елмаю билгеләре чыга. Ә ул вакытта елыйсы килгән чаклары аз булмагандыр аның.
Кечкенәрәкләрне алдык, чөнки үскән баланы яңадан тәрбияләп, үзгәртеп булмый. Кайткан елларында хастаханәгә пропискага кергәндәй булдык. Авыру балаларны күтәреп, шәһәр учреждениеләренә дә бик күп йөрдек. «Узган ел бу балалар башка опекуннар белән килгән иделәр бит», диделәр шәһәр хастаханәсендә. Димәк, безгә кадәр бу балаларны алып, яңадан тапшыручылар булган. Гемоглобиннары түбән иде. Аларны алган елны 100 баш каз бәбкәсе алган идек, берсен дә сатмадык, балаларга ашатып бетердек. Еллар буе йөри, тәрбияли торгач, шактый гына рәткә керделәр, сәламәтлекләре дә яхшырды, – ди Роза ханым.
Аларны көндәлек тормышка өйрәтү дә җиңел булмаган. Беренче булып кайткан малайлар суган белән басудагы кукурузны гына аерганнар. Икенчеләре алма белән бәрәңгене дә аермый торган булганнар. Ризык пешерү, чәй кайнатуның ни икәнен дә белмәгәннәр. Бер минут та тик тормый торган балалар башка төрле мәшәкатьне дә аз тудырмаганнар. Авыру сәбәпле, әйткән сүзләрне, аңлаткан әйберләрне дә бик тиз оныта торган булганнар. Бүгенге көндә өйгә беренче булып кайткан балаларга 16, 13 һәм 12 яшь. Калганнарына – 15, 13, 12 һәм 10 яшь. Милана белән Джулиана Сарман гимназиясенең коррекцион сыйныфларында укыйлар, ә калганнарын укытучылар өйгә килеп укыталар. Балалар инде хәзер: «Күкәй сал!» – дип, тавыкларны да кулларына алып кысмыйлар, әти-әниләре каз бәбкәләрен дә кайсын каян эзләп алмыйлар. Шактый гына йорт эшләренә дә өйрәнгәннәр. Ринат әтисе янында чуалырга ярата, тимер-томыр белән кызыксына. Анда лидерлык сыйфатлары көчле. Башка балалар да аны тыңлыйлар. Радик исә – гел әнисе янында, пешеренергә ярата. Тыныч һәм сабыр. Аны, укуын тәмамлагач, көллияткә пешекчеләр әзерли торган төркемгә укырга бирергә уйлый Роза ханым. Риназ – кызурак холыклы, эләгешеп алырга да күп сорамый. Әмма, җиләк утыртканда, бик теләп ярдәм итә. Милана, Джулиана – күбрәк әниләре тирәсендә. Ашарга пешергәндә, бәрәңге, суган әрчешәләр. «Әле ярый пешеренергә яратам, югыйсә нишләр идем. Балалар тәмле ашарга, уйнарга яраталар. Еш кына мантый, өчпочмак, бәлеш пешерәбез. Әни, син тәмле пешерәсең, дип, үземне мактап та куялар», – ди Роза ханым. Тик менә Максим һәм Никита белән генә авыррак икән. Шулай да алар да «Мин сине яратам, әни!»не әйтә беләләр.
Тәрбиягә бала алган әниләрдән еш кына: «Кешеләрдән күңелгә ятышсыз сүзләр дә ишетергә туры килә. Безнең хакта, балаларны акча өчен алганнар, дип уйлаучылар да бар», – кебек сүзләр дә ишетелә. Минем үземнең шәхсән беркемнән дә андый сүз ишеткәнем юк. Киресенчә, күпләр: «Акча өчен генә өстеңә андый зур җаваплылык алып булмый. Аларның бу адымнары батырлыкка тиң. Акча өчен алганнар, дип уйлаучылар үзләре алып карасыннар иде тәрбиягә балаларны», – дияләр.
18 яшьләре тулгач, ятим балаларга дәүләт тарафыннан фатир бирү каралган.
Ә сез балаларның киләчәген ничегрәк күрәсез? дип сорыйм Роза ханымнан.
Миңа бу сорауны еш бирәләр. Үскәч, нишләтәсез инде ул балаларны, диләр. Теләсәләр, безнең янда калачаклар, дим аларга. Гаилә корган очракта да нинди кешеләргә туры килерләр, авыруларыннан файдаланмаслармы, дип тә борчылам. Үкенә, дип уйлый күрмәгез. Үзем дә, ирем дә үкенмибез. Балаларны карауда иремә таянам да әле мин. Ул бар эшкә дә булган. Үзе мини-тракторлар җыя. Җир алып, җиләкчелек белән шөгыльләнә башладык. Балаларның киләчәген күздә тотып, йортыбызның икенче катын җиткерергә, һәр балага аерым бүлмә булдырырга уйлыйбыз, ди Роза ханым.
Бергәләп кая да булса барырга яраталар. Тик әллә ни ерак китә алмыйлар. «Ларгус»ка барысы да сыймыйлар. Берничәсе санаторийда булганда гына, калганнарын шәһәргә, башка урыннарга йөртү мөмкинлеге туа.
Бүгенге көндә Роза ханымның үз балалары инде зурлар дип әйтерлек. Миләүшә дизайнер һөнәрен үзләштергән, эшли. Марсель заводта хезмәт куя. Реналь Чаллы шәһәрендә төрек лицееның 9 сыйныфында укый.
Язманы газетага әзерләгәндә, Роза ханымның алган балалары санаторийда иде. Яз-көз – авыруларның кискенләшү чорында алар хастаханәдә ятып чыгалар, ел саен социаль яклау оешмасы санаторийга да путевкалар бирә икән. Аларның анда төшкән фотоларын миңа да җибәрделәр. Алардан, эчкерсез һәм сөйкемле елмаеп, матур һәм пөхтә итеп киенгән балалар карап тора. Алар хакында, авыру да, балалар йортыннан кайткан чакларында: «Мама новый даст», – дип, киемнәрен теләсә нинди чокыр-чакырга болгап аткан балалар да, димәссең.
Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, диләр. Тәүлекнең 24 сәгате буена Роза ханымның да, Эдуардның да уенда – балалар, менә шушы тамчы-тамчы гомерләр. Һәм аларны бер генә минутка да күздән дә яздыра алмыйлар. Алар үзләренә яшәү мәгънәсе итеп шушы балаларны – тамчы кебек нәни генә, аз гына саксыз кагылсаң да уалырга торган гомерләрне сайлаганнар. Аларның игелекләрен, ятим балаларга гаилә җылысы бирүнең әҗер-савапларын да күрергә язсын иде сезгә, хөрмәтле Роза һәм Эдуард!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев