Актуаль проблема район халкы арасында да бәхәс тудыра
Моннан егерме елдан артык вакыт элек «кәрәзле» телефоннар безнең тормышыбызга ныклап кереп урнаштылар.
Әлбәттә, моңа күпләр бик сөенде, чөнки теләгән кешең белән өйдән генә түгел, теләсә кайдан сөйләшү мөмкинлеге туды, шалтыратырга теләмәсәң, язышырга да була. Тик, тора-бара, бу сөенеч бераз көенечкә әверелә башлады.
Хәзер исә мобиль телефоннарны «замана афәте» дияргә дә буладыр. Сүз дә юк, алар бик уңайлы, эшне күпкә җиңеләйтәләр, вакытны бушка сарыф итмәскә булышалар. Әле соңгысы да – ике яклы: бер карасаң, каядыр барып сөйләшкәнче, телефоннан гына әңгәмә кору, чыннан да, уңайлы, шул ук вакытта, социаль челтәрләргә бер кереп китсәң, тиз генә чыга алмыйсың. Телефоннар күптән үз мөмкинлекләре чикләрен уздылар шул инде. Алар хәзер аралашу аппараты ролен генә үтәп калмыйлар, күпмедер дәрәҗәдә компьютерны, телевизорны, музыкаль үзәк һәм радионы да алмаштыра алалар...
Бу турыда тулырак район газетасының 7 февраль саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев