САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әкиятләр игелекле булырга өйрәтәләр

Татар халык әкиятләре - Татарстан Республикасының халык фольклоры әсәрләре.

Татар халык әкиятләрендә Татарстанның данлы үткәне чагылыш тапкан. Сарман үзәк балалар китапханәсендә татар халык әкиятләре белән танышу, әкиятнең эчтәлеген аңлау, нәфис укуга өйрәтү чарасы узды. Китапханәгә Сарман урта мәктәбенең Гатина Гөлназ Рәфис кызы җитәкчелегендәге 2 «В» сыйныфы укучылары килделәр. Алар татар халык әкияте «Өч кыз»ны сәхнәләштерделәр. Бу чара балаларның тирә-юньдәгеләргә хас үзенчәлекләрен чагылдыру, күзәтү сәләтен үстерү һәм аларны игелекле булырга, әниләрне яратырга һәм өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтү максатыннан үткәрелде.

 

#Сарманүзәкбалаларкитапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев