САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ак канат иңнәрдә...

Әйе, бү­ген алар­ның хы­ял ка­нат­ла­рын­да оч­кан мәл­лә­ре. Кай­лар­га ил­тер, кай­лар­га алып ба­рып чы­гар үз­лә­рен мәк­тәп­тән баш­лан­ган олы юл?! Ме­нә соң­гы кың­гы­рау бәй­рәм­нә­ре дә арт­та кал­ды, чы­га­ры­лыш сый­ныф уку­чы­ла­ры баш-аяк­ла­ры бе­лән им­ти­хан­нар өер­мә­се эче­нә чум­ды­лар. Алек­санд­ров­ка ур­та мәк­тә­бен тә­мам­лау­чы­лар бы­ел икәү ге­нә бул­са­лар да, бәй­рәм­не күңелле үт­кәр­де­ләр, ун­бе­рен­че­ләр­гә ту­гы­зын­чы сый­ныф­ны тә­мам­лау­чы­лар...

Әйе, бү­ген алар­ның хы­ял ка­нат­ла­рын­да оч­кан мәл­лә­ре. Кай­лар­га ил­тер, кай­лар­га алып ба­рып чы­гар үз­лә­рен мәк­тәп­тән баш­лан­ган олы юл?! Ме­нә соң­гы кың­гы­рау бәй­рәм­нә­ре дә арт­та кал­ды, чы­га­ры­лыш сый­ныф уку­чы­ла­ры баш-аяк­ла­ры бе­лән им­ти­хан­нар өер­мә­се эче­нә чум­ды­лар.

Алек­санд­ров­ка ур­та мәк­тә­бен тә­мам­лау­чы­лар бы­ел икәү ге­нә бул­са­лар да, бәй­рәм­не күңелле үт­кәр­де­ләр, ун­бе­рен­че­ләр­гә ту­гы­зын­чы сый­ныф­ны тә­мам­лау­чы­лар да ку­шыл­ды. Алар­ның кай­бер­лә­ре - уку­ла­рын көл­ли­ят­ләр­дә, учи­ли­ще­лар­да дә­вам итәр­гә уйла­ган­на­ры өчен дә кың­гы­рау соң­гы тап­кыр чың­ла­ды. Те­ләк­ләр, мәк­тәп фор­ма­сын­нан соң­гы тап­кыр вальс бию, хы­ял куй­ган ка­нат­лар­да ки­лә­чәк­кә очып ки­лү…

Уй-ни­ят­лә­ре­гез тор­мыш­ка аш­сын, мәк­тәп куй­ган ка­нат­ла­ры­гыз тор­мыш зил­зи­лә­лә­рен­дә ка­е­рыл­ма­сын, нык бул­сын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев