САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ак калфак»лылар милли хәзинәбезне халыкка күрсәтәләр

Татар халкында: «Киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар», - дигән әйтем бар.

Чыннан да, безнең милли киемнәребез, хатын-кызларыбызның калфак, хәситә, беләзек, шәл-яулык кебек бизәнү әйберләре-нинди матур, зур байлык. "Ак калфак"лылар "Шәфкать" үзәгенә эшлекле дә, файдалы да очрашуга барып, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, милли бизәкләрен халыкка үрнәк буларак күрсәтеп, андагы ял итүчеләр белән аралашып, тәмле һәм акыллы сүзләребезне, милли моңнарыбызны яңгыратып, бергәләшеп "Сарман", "Туган тел" җырларын җырлашып таралыштылар. Милләтебезнең йөзек кашлары - ак яулыклы әбиләре, калфаклы апалары булганда, әле киләчәгебез хәерле, барыр юлыбыз туры булыр, дигән өметтә калалар "Ак калфак"лылар һәм райондашларыбызны үз сафларында көтеп калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев