САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Ак калфак" иҗтимагый оешмасының IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында районнан ике делегат катнашты

Апрель ахырында Казан шәһәрендә татар конгрессы Башкарма комитеты һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының IV Бөтендөнья татар хатын- кызлары форумы узды. Форум узенең эшен мәгариф системасында милли тәрбия, милли мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү, татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яна проектлар мәсьәләләренә тукталды. Бу форумда районнан ике...

Апрель ахырында Казан шәһәрендә татар конгрессы Башкарма комитеты һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының IV Бөтендөнья татар хатын- кызлары форумы узды.
Форум узенең эшен мәгариф системасында милли тәрбия, милли мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү, татар халкының тәрбия системасында кулланышта булган яна проектлар мәсьәләләренә тукталды. Бу форумда районнан ике делегат ­- район "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы житәкчесе Зәния Вафина һәм, оешманың бер проекты булган "Калфак чигучеләр бәйгесе"ндә катнашып, чакыру алган Асия Хәбибуллина булдылар. Форум программасында Татарстаннан, Рәсәйнең татар яшәгән барлык төбәкләреннән, чит илләрдән 500 делегат килде. Форумның йөзек кашы ­- "Калфак туе" һәм Габдулла Тукайның 130 еллыгына, Туган тел көненә багышланган тантаналы кичә булды. Киләсе эш елына иҗтимагый оешма милли кием дизайны һәм тәрбиядә бишек җырларын пропагандалауны проектлары өстендә эшләуне максат итеп куйды.

"Идел-Урал" татар җәмгыяте җитәкчесе Гөлтан Ураллының калфагы да - Асия Хәбибуллинаның кул эше

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев