“Ак Барс” уенчылары Рөстәм Миңнехановка бүләк ясаганнар

Татарстан Президенты плей-офф алдыннан хоккейчылар белән очрашты.

Казанның “Ак Барс” хоккей клубы уенчылары плей-офф алдыннан Татарстан Президенты белән традицион очрашуда Рөстәм Миңнехановка фирма рюкзагы һәм клуб фотосын бүләк итте.

“Традиция буенча плей-офф алдыннан очрашабыз. Узган ел сез ясаган бүләк өчен рәхмәт. Команда әзер булган очракта, ул барсын да булдыра. Сез - безнең команда һәм нәтиҗә нинди булуга карамастан, безнеке булып каласыз. Сезгә имгәнүләр алмаска, уңышлар телибез һәм шатлыклы хәбәрләр көтәбез", - диде Татарстан Президенты.

"Беренче урын берәү генә һәм аны алырга кирәк, әмма бу турыда гына уйларга ярамый. Хоккей – күмәк уен һәм теләсә нинди хата күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин”, - диде Рөстәм Миңнеханов командага.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” командасы уенын һәрвакыт күзәтеп баруын һәм борчылуын әйтте. “Уеннарда булганда миңа авыр. Тренерның борчылуына карап, мин дә шулай ук борчылам", - диде ул.

“Безгә ышанычыгыз һәм ярдәмегез өчен рәхмәт”, - диде “Ак Барс” капитаны Александр Свитов.

Республика Президенты бүләкләр өчен рәхмәт әйтте һәм клуб белән фотога төште.

 

Фото: tatarstan.ru

tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде