САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айгөл “Татарстан мини-миссы –2023” титулына ия булды

Сарман урта мәктәбенең 5 Б сыйныфы укучысы Вәлиева Айгөл Марат кызы “Татарстанның Мини-мисс – 2023” исеменә лаек булды.

Ул шул исемдәге XXII матурлык һәм талантлы балалар Республика бәйгесендә катнашты. Финалда республиканың төрле районнарыннан 30 кечкенә кыз очраштылар. Алар өч төрле – “Визит карточкасы”, “Талантны презентацияләү” һәм “Гомуми бию” чыгышларында көч сынаштылар. Бәйге Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 20 май көнне узды.
Айгөл – күпкырлы талант иясе. Ул баскетбол, волейбол уйнарга ярата. 6 яшеннән Сарман сәнгать мәктәбенең “Умырзая” хореографик ансамблендә шөгыльләнә, күп тапкырлар Бөтенрәсәй һәм Халыкара бәйгеләр лауреаты булган. Аның тормыш девизы: “Бар нәрсә дә мөмкин, мөмкин булмаган өчен бары күбрәк вакыт кирәк”. Әтисе Марат белән әнисе Раушания кызларын кечкенәдән милли рухта тәрбиялиләр. Вәлиевларның гаиләсе иҗадилыгы белән районда гына түгел, республикада да танылды.
Без Сарман кызын зур җиңүе белән тәбриклибез һәм киләчәктә дә уңыш юлдаш булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев