САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айгөл Мәскәүдә Гран-при яулаган

Сарман урта мәктәбенең 5 Б сыйныфы укучысы Айгөл Вәлиеваның, XXII матурлык һәм талантлы балалар Республика бәйгесендә катнашып, «Татарстанның Мини-миссы — 2023» исеменә лаек булуы хакында без язган идек инде.

Шушы көннәрдә ул, район һәм республика данын яклап, Рәсәй башкаласында чыгыш ясады һәм янә җиңүгә иреште. Үзе сөйкемле һәм чибәр, үзе зирәк, тапкыр сүзле, җор телле кызыбыз «Россиянең иң яхшы моделе» номинациясендә II Вице-мисс титулына ия булган. «Иң яхшы бию» номинациясендә җиңү яулаган. «Россиянең кечкенә таланты» номинациясендә Гран-прига лаек булган. Без Айгөлне мәртәбәле җиңүләре белән тәбриклибез һәм яңадан-яңа үрләр яулавын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев