САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аграр көллияттә Региональ бәйге үтә

Бүген аграр көллиятнең производство базасында “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясе буенча WorldSkils һөнәри осталык Региональ чемпионатының сайлап алу этабына старт бирелде.

Анда барлыгы 23 уку йортыннан конкурсантлар ярышачак. Бәйгедә катнашучыларны иң элек көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов сәламләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов уңышлар теләделәр. Аграр көллият укытучысы - “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясе буенча региональ эксперт Илшат Гәрәев бәйге узу тәртипләре белән таныштырды. Жирәбә буенча катнашу саннары билгеле булгач, ярышлар башланды.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев