САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Аграр көллият коллективы чыгышын Иске Минзәләбашта яратып карадылар 

Яз айларында, матур традиция буенча, аграр көллиятнең сәнгать осталары авылларга концертлар белән чыгалар.

 Тамашачы аларның дәртле җыр-биюләрен көтеп ала. Кичә Иске Минзәләбаш авылы мәдәният йортында шундый чыгышларның чираттагысы узды. Булачак һөнәр ияләре үзләренең эчтәлекле программалары белән райондашларын шаккаттырдылар. “Җәлил” агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова, авыл халкы исеменнән коллективка рәхмәт әйтеп, киләчәктә дә үзләренә уңышлар теләделәр. 
Алдагы атнада шундый матур чыгышлар Зур Нөркәй, Саклаубаш авыллары, Җәлил бистәсе тамашачысын да көтә. Карамый калмагыз, кадерле дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев