САРМАН
  • Рус Тат
  • Ага чишмә челтер-челтер...

    Чишмәләр элек-электән изгелек, сафлык символы саналган. Яшь киленнәрне дә иң беренче чишмәгә алып барганнар. Бу аларның тормышлары чишмә суы кебек чиста, парлы гомерләре чишмәләр кебек озын булсын дип юралынган. Чишмә суы күпме авыруларга дәва бирә. "Аны эчкәч, хәлем җиңеләеп китте", - дигәннәрен күпләрдән ишеткәнем бар. Үземә дә шулай кебек. Шуңа...

    Чишмәләр элек-электән изгелек, сафлык символы саналган. Яшь киленнәрне дә иң беренче чишмәгә алып барганнар. Бу аларның тормышлары чишмә суы кебек чиста, парлы гомерләре чишмәләр кебек озын булсын дип юралынган.
    Чишмә суы күпме авыруларга дәва бирә. "Аны эчкәч, хәлем җиңеләеп китте", - дигәннәрен күпләрдән ишеткәнем бар. Үземә дә шулай кебек. Шуңа җае чыккан саен, чишмә суы кулланырга тырышам. "Кара-каршы", "Бүзат" чишмәләре янында ял итү өчен бөтен шартлар тудырылган: менә дигән өстәле, иркен утыргычлары, кояш, яңгырдан саклану өчен түбәсе дә булган чатыр янәшәсендә шашлык пешерү өчен махсус урынга кадәр булдырылган. Анда, теләсәң, чәй кайнатырга да була. Чишмә буендагы үләннәр дә тигез итеп чабылган. Чыннан да, матур, кунаклар кабул итә торган урын. Туган якларын сагынып кайтканнар шунда барып, чишмә суларыннан авыз итә - сагынуларына дәва таба, үзләре белән күчтәнәчкә ала.
    Беркөнне кунаклар килгәч, аларны да: "Әйдәгез әле, мин сезгә бик матур җир күрсәтәм", - дип, "Кара-каршы" чишмә буена алып барырга булдым. Баргач, оятымнан ни эшләргә дә белмәдем: "Мусоросвалкага алып килдең бит син безне", - диләр. Андагы вәхшилекне (башкача атап булмый) әйтеп-аңлата торган түгел. Чүп капчыклары, пыяла ватыклары дисеңме, ял итүчеләр өчен куелган өстәл өстендә нәрсә генә юк, әллә тагын йомышларын үтәп, артлары белән шуып йөргәннәр. Җырларда җырлана торган, һәр яктан макталып килгән Татарстанның мәдәни горурлыгы булган Сарман халкының гамәлеме бу?
    Хәзер туйдан соң икенче көнне шашлыкка чыгу гадәткә кереп китте. Кунакларның тәртибе өчен хуҗа кеше җаваплы: "вәхши"ләр җыйгансың икән, үзең җыештыр. Бу бигрәк тә яшь парларга кагыла. Аларга: "Тормышыгызның беренче көнен Аллаһның рәхмәте булган саф чишмәне мәсхәрә итүдән башлыйсызмы?" - диясем килә. Раббыбыз: "Җәзаны да, савапны да сез сораган сәгатьтә түгел, үз вакытым белән бирермен", - дигән. Бу хакта ныклап уйлансак иде. Изге Рамазан аенда кылган мондый эшләре өчен бәндәләрен кичерерме ул? Көнендә җыештырырга өлгермәсәгез, башка көнне дә килеп чистартып китәргә була. Сездән соң да бирегә шундый матур парлар киләсе бар бит. Тирә-юньне үз артыңнан җыештыру - игелекле гамәл. Бу яшь парларның калебен чистартыр, тормышларының нигезен дә ныклы итәр.
    Чүпләнгән чишмә янәшәсендә ирексездән Индус Мәрданшинның шигъри юллары искә төшә. Ул да шундый фаҗигале хәлгә очрагандыр, күрәсең:
    Рухи түбәнлек тирәмдә,
    Вәхшиләр "туй" ясый чирәмдә.
    Йөрәк әрнешә, сызланам,
    Калдырган эзләрен күрәм дә.
    Кемгә дә кагыла бу хурлык,
    Кая соң табыну гөлләргә?
    Кая соң мәдәни горурлык?
    Сораулар өелә телләргә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: