САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Афәрин, сарманлылар!”

7 декабрьдә Әлмәт шәһәренең Ф.Яруллин исемендәге музыка колледжында "Яшь вокалист" республика конкурсы үтте. Иң яхшы вокалистлар яшь төркемнәре буенча билгеләнде. 5 яшьтән алып 9 яшькә тиклеләр - кечкенләр, 10 яшьтән 14 яшькә тиклеләр- уртанчылар, 15 яшьтән 17 яшькә тиклеләр зурлар төркемендә чыгыш ясадылар. Конкурста катнашучыларга зур таләпләр куелды. Иң элек...

7 декабрьдә Әлмәт шәһәренең Ф.Яруллин исемендәге музыка колледжында "Яшь вокалист" республика конкурсы үтте.
Иң яхшы вокалистлар яшь төркемнәре буенча билгеләнде. 5 яшьтән алып 9 яшькә тиклеләр - кечкенләр, 10 яшьтән 14 яшькә тиклеләр- уртанчылар, 15 яшьтән 17 яшькә тиклеләр зурлар төркемендә чыгыш ясадылар. Конкурста катнашучыларга зур таләпләр куелды. Иң элек алар а капелла, ягъни бернинди музыкасыз, микрофонсыз җырларга тиеш булдылар. Икенче җырны исә баянга яки фортепьянога кушылып башкару бурычы куелды.
Яшь вокалистларны бәяләргә оештыру комитеты музыка колледжының, сәнгать мәктәпләренең вокал буенча әйдәп баручы укытучыларны чакырган. Жюри рәисенең РФнең атказанган артисты, Оренбург дәүләт сәнгать институты профессоры, кафедра мөдире А.Басова булуы үзе үк бу конкурсның профессиональ ракурсы хакында сөйли иде. Чыгышлар 10 баллы система буенча бәяләнде. Яшь вокалист бәйгесенә куелган төп таләп - катнашучыларның сәнгать һәм музыка мәктәбе укучылары булуы. Балалар бары тик халык җырларын, романслар гына башкардылар. Конкурс шартларының авырлыгына карамастан, анда катнашырга теләүчеләр шактый булды. Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Бөгелмә, Азнакай, Сарман, Баулы, Нурлат районнарыннан килгән балалар үз көчләрен сынады. Сарманлылар кечкенәләр һәм зурлар төркемендә чыгыш ясады. Кечкенәләр группасында Сарман сәнгать мәктәбе укучысы Гүзәл Лотфиеваның чыгышы уңышлы булды. Аңа - бары 7 яшь, Сарман гимназиясенең беренче классында укый. Кечкенә булуына карамастан, Гүзәл инде "Җырлы, моңлы балачак", "Йолдызлык", "Музыкаль йолдыз яңгыры" конкурсларында катнашып, лауреат, дипломант булырга өлгерде. Ул башкалардан интонациясенең чисталыгы, үзен артистларча тота белүе белән аерылып торды. Бу яшь төркемендә беренче һәм икенче урыннар берәүгә дә бирелмәде. Ә өченче урын безнең Гүзәлдә булды. Игътибарлы, тырыш, өлкәннәрчә фикер йөртүче, беренче тапкырдан ук барысын да истә калдыручы талантлы кыз өчен, әлбәттә, бу җиңү соңгысы булмас, дип ышанасы килә.
Зурлар группасында сарманлылар данын сәнгать мәктәбе укучылары Эмилия Миннуллина белән Индира Әгъләмова якладылар. Эмилия быел сәнгать мәктәбенең вокал классын тәмамлый. Конкурста ул икенче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Жюри әгъзаларына аның көчле, ачык халыкчан тавышы ошады. Ул онытылып беткән борынгы керәшен халык җырын башкарды. Чыгыш көчле, озакка сузылган алкышларга күмелде. Эмилия синтезаторда да яхшы уйный. Ул аеруча кинофильмнардагы заманча зарисовкаларны, милли классик әсәрләрдән, әйтик, Ф.Яруллинның "Шүрәле", С.Садыйкованың "Әдрән диңгез"еннән өзекләрне яратып башкара. Бик җаваплы, пунктуаль булуы аңа, хәтта авырып торганда да, күнегүләрне "аннан соңга" калдырырга, "йомшарырга" ирек бирми. Бу - вокалистлар арасында сирәк күренеш.
Индира Әгъләмовага - 15 яшь, Петровка мәктәбенең 9 классында укый, дүртенче ел сәнгать мәктәбенең вокал классында шөгыльләнә. Конкурска алып килгән татар халык җырларының икесе дә милли колоритлы итеп башкарылуы белән аерылып торды. Халыкчан моң татар тамашачыларын гына түгел, хәтта рус милләтеннән булган жюри әгъзаларын да үзенә бөтереп алды. Нәтиҗәдә Индира беренче урынга лаек булды. Индира бу җиңүгә әкренләп, "баскычлап" килде. Башта конкурсның дипломанты булды, аннан сольный номинациядә - җиңүче һәм хәзер - беренче урын. Аның потенциалы зур. Ул инде "Яшә, чишмә!", "Музыкаль йолдызлар яңгыры", "Сандугач керде күңелгә", "Ватан" кебек конкурсларда катнашты. Аның башкалардан аермалы сыйфаты - татар халык җырларына мәхәббәте. Ул аларны аеруча зур осталык белән башкара. Бәлки, бу аңа үзешчән сәнгать активисты - әбисе Фәһимә Әгъләмова аша бирелгәндер. Алар еш кына өйдә бергәләп җырлыйлар, халык җырлары, аларның үзенчәлекләре хакында фикер алышалар. Индира фортепьянода, синтезаторда да яхшы уйный. Аккомпаниаторы, Индираны балалар бакчасыннан ук белгән Мансур Нотфуллин да (Петровка) аның елдан-ел камилләшүен, профессиональ осталыгын билгеләп үтте.
"Яшь вокалист" конкурсына баруда әти-әниләрнең ярдәме зур булды. Илдар Әгъләмов, Рамил Лотфиев балаларны үз машиналары белән алып бардылар. Гөлйөзем Лотфиева кызына концерт күлмәгенә кадәр үзе текте. Болар өчен мин әти-әниләргә бик рәхмәтле. Балаларның уңышында аларның да өлеше бар.
Безгә бирелгән иң зур бүләкнең тагын берсе - тамашачыларның "Афәрин, сарманлылар!" дип озаклап алкышлавы. Ул әле бүген дә озата бара кебек. Бу безне тагын да зур уңышларга рухландыра. Мин укучыларымны, әти-әниләрне һәм барлык сарманлыларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәм. Яңа ел һәркемгә сәламәтлек, уңышлар, бәхет алып килсен.
РӘСЕМДӘ (сулдан уңга): Э.Миннуллина, Г.Лотфиева, И.Әгъләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев