САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Аэлита ТИМЕРГАЛИНА: «Паспортымны гел үзем белән йөрттем» [+ФОТОЛАР]

Фотодагы бу чибәр, мөлаем кызны күпләрегез таныгандыр. Хәтта аның чишмә кебек челтерәп чыккан тавышын да «ишетеп» куйгансыздыр.

Әлмәттәге зур һәм кечкенә бәйрәмнәрнең бизәге ул. Матурлык, сөрмәле кара күзләр, карлыгач канатыдай кыйгач каш, зифа буй-сын, талант, белем – барлык сыйфатларны берләштергән кабатланмас алып баручы, мәдәният дөньясының, милләтебезнең йөзек кашы Аэлита Тимергалина – бүген газетабызның «Сәхнә йолдызы» сәхифәсе кунагы.

– Аэлита, мин сине белгәннән бирле син алып баручы, ә аңа кадәр нәрсә белән шөгыльләндең?

– Мин тумышым белән җырлы-моңлы Сарман ягыннан. Кечкенәдән сәнгатьне, мәдәниятне үз иттем. Шуңа да Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура факультетын тәмамладым. Мәктәптә укыганда ук кичәләр алып бардым, җырладым. Сарманда узучы күп кенә чараларны миңа ышанып тапшыра иделәр. Вакыт булганда, әлбәттә, берсен дә кире какмадым. Шулай ук спектакльләрдә уйнарга яраттым. Сарман халык театры тормышымда аерым урын алып тора. Анда уйнаган дәвердә иң якты истәлекләремнең берсе Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакльдә уйнау булгандыр. Аның белән без ул елны республика күләмендәге халык театрлары декадасында гран-при яуладык. Мин спектакльдә 50 яшьлек Тәңкәбикәне уйнадым. Гомумән, көчле рухлы образлар тудырырга яраттым. Андый рольләрне миңа ышанып тапшырган режиссер Гөлүсә Галиевага рәхмәт.

Сарман радиосында җирле тапшырулар алып бару да онытылмаслык мизгелләр булып истә калган. Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова, «Сарман» радиосы җитәкчесе Лена Гарифуллина һәрвакыт миңа киңәшләре белән ярдәм итеп тордылар.

– Синең исемең сирәк очрый? Аэлита нәрсә дигәнне аңлата?

– Иң яраткан сорауларның берсе. Исемемне тәхәллүс дип уйлап аптыраткач, беләсеңме, элек паспортны гел үзем белән йөртә идем. Әнием мәктәптә укыганда, Алексей Толстойның «Аэлита» дигән хикәясе укыган да, әлеге исемне ошатып, шул вакытта ук: «Кызым туса, Аэлита кушачакмын», –дип күңеленә салып куйган. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә ул «Йолдыз» дигәнне аңлата.

– Исемең җисемеңә туры килеп тора икән. Ә нишләп син җырчы юлын сайламадың?

– Элек җырлауга күбрәк игътибар бирә идем. Минем әбием бик матур җырлый иде, урыны оҗмахта булсын... Хәзер бөтен игътибарым чаралар, бәйрәмнәр алып баруга юнәлдерелгән. Ә җырга килгәндә, ул һәрвакыт минем белән.

– Бәйрәмнәр оештыру, уздыру, алып бару нинди сыйфатларга ия булуны сорый?

– Сәхнәдә, тамашачы алдында судагы балыктай йөзә башлаганчы, тозны җиде пот ук булмаса да, шактый ашарга кирәк. Тамашачыны үзеңә җәлеп итү өчен бер төрле җылылык кирәк. Беркемне дә үпкәләтәсем килми, ләкин минем күзлектән чыгып караганда, кайберәүләр «салкын» сөйли. Безнең эштә тамашачы белән ике арада аралашу булу зарур. Шул чагында гына чаралар югары дәрәҗәдә уза дип саныйм.

– Алып баручы булып эшләү сине тагын нәрсәләргә өйрәтте?

– Нинди дә булса чараны алып бару, миңа бертөрле рәхәтлек китерә. Әлеге юнәлеш миңа гаять киң офыкларны ачып җибәрде: иң беренче чиратта, үз-үзеңә, үз көчеңә ышанырга өйрәтте.

– Иң истә калган чара дип кайсысын атый аласың?

– Һәрберсе минем өчен онытылмас! Мин аларның һәрберсен күңел түрендә саклыйм. Әлмәттәге һәр бәйрәм затлы, югары дәрәҗәдә узуы белән хәтердә кала.

– Чараларның сезнеңчә булмаган чаклары булгалыймы?

– Әлбәттә, төрле ситуацияләр алдында калырга туры килде. Иң мөһиме, алардан оператив рәвештә, каушап калмыйча чыгу юлын табарга кирәк. Сәхнәдә төртелеп калган чакларым да булгалады. Андый халәт 2-3 секундтан озакка сузылмый. Сүзне җайлы гына итеп икенчегә борып китү кирәк. Минем өчен партнерның кем булуы да мөһим. Талантлы, көчле кеше белән эшләве җиңел, рәхәт икәненә инанам. Янәшәңдә андый зат булганда, тулысынча ачылырга мөмкинлек туа. Безнең кабатланмас, көчле җитәкчеләребез булганда чараларның матур узуына 100 % ышаныч бар. Гүзәл Атласовна белән Эльмира Әкдәсовна үз эшләренең чын осталары, профессионаллар.

– Сөйләмеңне арттыру өчен нәрсәләр эшлисең?

– «Кешеләргә әйтелгән сүзнең мәгънәсеннән бигрәк, әйтүченең тавышы көчлерәк тәэсир итә», диләр. Бу уйландыра торган сүзләр. Алып баручының әйткән һәр сүзе ачык, аңлаешлы, тыңлаучыга аермачык барып җитәргә тиеш дип саныйм. Сәнгатьле итеп сөйләү тумыштан бирелми, аңа тавыш өстендә даими шөгыльләнеп кенә ирешергә була. Мин дә бу кагыйдәләргә буйсынам. Укыйм, дикция өстендә эшләү өчен төрле күнегүләр ясыйм. Шулай ук сәләтне яхшы укытучы шомарта ала. Минем дә андый кешеләрем бар. Сәнгать теленнән беренче укытучым Энҗе Зиннәтуллина – шуларның берсе. Ул бүген дә миңа киңәшләре белән ярдәм итә.

– Якыннарыңның эшеңә мөнәсәбәте нинди?

 

– Һәркемнең үз тормыш юлы. Гаиләм беркайчан да сайлаган һөнәремә каршы килмәде. Әнием һәрвакыт: «Син бәхетле булсаң, без дә бәхетле», – дип әйтә. Ә мин бүгенге көндә бик тә бәхетле. Яраткан эшем, коллегаларым, дусларым һәрвакыт янәшәмдә. Алар минем остазларым да, тәнкыйтьчеләрем дә, мине рухи яктан үстерүче, көч бирүчеләр дә.

– Бәйрәмнәрнең тынганы юк, үзеңә буш вакытың каламы соң?

«Буш вакыт – алтын вакыт!» диләрме әле?! Андый вакытларым бик юк диярлек. Шулай да эштән бушаган арада аны ялга, дусларым, якыннарым белән аралашуга багышлыйм.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Фото архивтан

 

          Кыскалыкта – осталык

          – Үзеңне 3 сүз белән тасвирла

          – Пунктуаль, таләпчән, ышанычлы.

          – Сәяхәткә үзең белән кемне яки нәрсәне алыр идең?

          – Гаиләмне, якын дусларымны

          - Әлегә тормышка ашмаган хыялың?

          - Хыялларга кечкенәдән үк биреләм. Әле дә чынга ашмаган хыялым бар… Шулай да әлегә ул сер булып            калсын.

         – Көн саен эшләп тә, ялыктырмый торган шөгылең?

         – Сәяхәт итү беркайчан да ялыктырмас иде мине дип уйлыйм.

         – Нинди максат белән яшисең?

         – Иң зур теләгем һәм максатым: гаиләмнең, якыннарымның горурлыгы булып, аларны үземнең                         уңышларым белән шатландыру.

         – Син беркайчан да башкармаячак эш?

         – Мин беркайчан да хыянәт итә алмас идем!

         – Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?

         – Нинди талант булса да, баш тартмас идем.

Фотолар һәм чыганак:http://almet-rt.ru/news/mgyyat/aelita-timergalina-pasportymny-gel-zem-beln-yrttem-fotolar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев