САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Абруй шулай яулана

Яшь талантларны ачуга, үстерүгә йөз тоткан конкурс-фестивальләр соңгы вакытларда шулкадәр күбәйде - катнашам, дисәң, кайтып керерлек түгел. Алар арасында иң мәртәбәлесе, мөгаен, нефтьчеләр төбәгендә 16 ел инде үткәрелеп килә торган "Сандугач сайрар илем" фестиваледер. Талантларны Әлмәт, Түбән Кама музыка училищеларының вокал буенча укытучы-белгечләреннән торган, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә...

Яшь талантларны ачуга, үстерүгә йөз тоткан конкурс-фестивальләр соңгы вакытларда шулкадәр күбәйде - катнашам, дисәң, кайтып керерлек түгел. Алар арасында иң мәртәбәлесе, мөгаен, нефтьчеләр төбәгендә 16 ел инде үткәрелеп килә торган "Сандугач сайрар илем" фестиваледер.
Талантларны Әлмәт, Түбән Кама музыка училищеларының вокал буенча укытучы-белгечләреннән торган, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Зилә Сөнгатуллина рәислегендәге жюри бәяли. Башка конкурслардан аермалы буларак, монда катнашкан өчен взнос алмыйлар. Киресенчә, көненә өч тапкыр кайнар ризыклар белән сыйлыйлар, сәламәтләндерү үзәкләрендә кунак итәләр. Балалар җылы, чиста бүлмәләрдә яшәп, кичке дуслык дискотекаларында биеп, күңел ачалар, ял итәләр.
Оештыру комитеты һәр баланы, педагогик якын килеп, "җиңүче" дип атый: күңелен күрә, киләчәккә өмет белән карарга өйрәтә. Моннан берәү дә дипломсыз һәм бүләксез китми. Шунысын да әйтик, "Голос" проектында җиңеп чыккан Түбән Кама кызы Эльмира Кәлимуллинаның да сәнгатькә китү юлын, шушы "Сандугач сайрар илем" фестивалендә катнашып, җиңү яулавы хәл иткән.
Үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр елдан-ел күбәя. 6-7 ел буе катнашып, әле генә уңышка ирешкән үҗәтләр дә очрый монда. Аларның инде, әлбәттә, күзләре шатлык яшьләренә чылана. Менә шундый якты, игелекле чара үтә торган "мәдәният учагы"на якын гына яшәүләре белән безнең Сарман районы балалары да бәхетле. Чөнки Татарстанның көньяк-көнчыгышында урнашкан 16 шәһәр һәм район исәбенә безнең Сарман да керә. Димәк, безнең балаларның сәләтләрен үстерүдә дә "Сандугач сайрар илем" фестиваленең йогынтысы зур. Элекке елларда, анда катнашып, Розалия Талибуллина, Рузилә Бәдертдинова, Айрат Хәйруллин, Дилүс Шәйхразыев беренче, икенче дәрәҗә лауреат булсалар, Рамилә Зиннәтуллина, Алинә Прокофьева исә бу фестивальнең "Гран-при" ияләре булдылар.
Быел да күрсәткечләребез матур. "Вокал-соло" номинациясе Азнакайның "Березка" лагерендә узып, анда 80 бала катнашты. Рада Латыйпова уңышлы чыгышы өчен бүләк-уенчык һәм диплом алды. Индира Әгъләмова - дипломант, Рената Юнысова, Эльвина Гайфетдинова, Лиана Антонова - өченче дәрәҗә, Рамилә Зиннәтуллина икенче дәрәҗә лауреат булдылар.
6-7 февраль көннәрендә Алабуганың "Космос" лагере рәсем төшерергә яратучыларны һәм сүз осталарын җыйды. Балаларның сәләтен Мәскәү рәссамнары һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрыннан Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Камил Вәлиев бәяләделәр. Рәсем сәнгате номинациясендә Җәлил сәнгать мәктәбе укучысы Алия Миназова дипломант булды. Сарман сәнгать мәктәбе укучылары Диназ Газизов, Альбина Нуриева икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип табылдылар. Нәфис сүз буенча Адилә Әскәрова - дипломант, Камилә Нигъмәтуллина, Эльвина Камалиева - икенче дәрәҗә, Ләйсән Миннәхмәтова беренче дәрәҗә лауреат булдылар.
"Рухият" фонды үз эшен эшли: яңадан-яңа талантлар ача, үстерә, кирәк булса, ярдәм дә итә. Фондның башкарма директоры Ф.Шәйхетдинованың, җае чыккан саен: "Сарманлылар, афәрин!" - дигән сүзләре безгә - сарманлыларга карата мөнәсәбәтнең җылы икәнлеген күрсәтә. Бу җаваплылык та өсти: безгә ышаналар, "марка"ны төшерергә ярамый.
РӘСЕМНӘРДӘ: Л.Нуриева, Д.Газизов; Э.Камалиева; Л.Миннәхмәтова; (сулдан уңга) Л.Антонова, Р.Юнысова, Р.Латыйпова, И.Әгъләмова, Э.Гайфетдинова.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев